Яшел Үзән

5 март 2014 яңалыклары

  • 5 март 2014 - 11:43
    «Коймакның да коймагы!»
    Районда Кышны озату атнасы якшәмбедә шәһәр күле буенда бик зур Масленица белән төгәлләнде. Халык, гадәттәгечә, бик күп җыелган иде. Бәйрәмдә инде традициягә кергән «Коймакның да коймагы!» бәйгесенә йомгак ясадылар. Коймак пешерүче осталары булып, «ПОЗиС», Горький исемендәге завод һәм «Школьное питание» җәмгыять­ләре танылды.
  • 5 март 2014 - 11:41
    Эшмәкәрлекне үстерүгә багышлана
    6 мартта Горький исемендәге мәдәният үзәгендә Яшел Үзән районында эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган координацион совет утырышы була. Утырышта ТРның икътисад ми­нистры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашачак. Киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре фермер хуҗалыклары һәм авыл җирендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм итү турында чыгыш ясаячак, шулай ук кече...
  • 5 март 2014 - 10:05
    Яшел Үзән укучыларына өстәмә мөмкинлек
    Татарстанның барлык мәктәпләрендә туган телне өйрәнү өчен өстәмә дәрес кертеләчәк. Һәр бала атнага бер тапкыр бер сәгать туган тел белән шөгыльләнү мөмкинлеге алачак. Бу турыда ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе бар. Бу ирекле, һәр гаилә, һәр бала моны үзенчә хәл итә. Күрсәтмәнең үтәлешен министрлык контрольдә тотачак, дип хәбәр итә...
  • 5 март 2014 - 10:03
    Якташыбыз Динә Гарипованың мартта Мәскәүдә концерты була
    Мәскәүдә генә түгел, Санкт-Петербургта та әлеге талантлы якташыбызны көтеп торалар. "Крокус сити холл"да аны 18 мартта ук ишетергә һәм күрергә мөмкин булачак. Концертта аны дөнья буйлап озатып йөрүче музыкантлардан тыш, махсус чакырылганнары да катнашачак. Шулар арасында Казаннан пианист Данияр Соколов та бар. Динә барлык чакырылган артистлар белэн дуэт җырлаячак.
  • 5 март 2014 - 09:26
    Яшел Үзәндә бер төндә уннан артык машинаны талаганнар
    Тотылганнар, әлбәттә. Болар Казаннан килгән егетләр булып чыккан. Җинаятьчеләр машиналарның тәрәзәләрен ватып радар һәи видеорегистраторларын урлаганнар. Хәзер алар китергән зыян исәпләнә. Кеше милкенә җиңел генә ия булырга теләүчеләргә карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре Лилиана Куликова.
  • 5 март 2014 - 09:24
    Язгы боз мәкерле
    Яшел Үзән ГИМС хезмәткәрләре халыкны , елга өстенәге бозга ышанып, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска чакыра. Шулай булуга карамастан, район территориясеннән агучы Идел, Зөя елгалары өстендә балыкчылар күпләп күренә: балык эләгә, күрәсең. Әмма сәламәтлек барысыннан да кадерлерәк, дип кисәтә белгечләр.
  • 5 март 2014 - 09:21
    Яшел Үзәндә иң яхшы китапханәчене сайладылар
    Яхшы хезмәткәр булу өчен тырышып эшләү генә җитми хәзер. Аны, төрле бәйгеләрдә катнашып, расларга туры килә. Моннан берничә көн элек укытучылар үзара ярышкан булса, хәзер мәктәп китапханәчеләре бәйгегә чыга. Монда барысы да исәпкә алына: һөнәри осталык, балалар психологиясен белү, хәтта артистизм да. Бәйгедә алты мәктәп китапханәчесе катнашты. Урыннар түбәндәгечә: Беренчелек...
  • 5 март 2014 - 06:06
    Яшел Үзән әниләренең эше җиңеләя
    Токионың Такаясу Сакураи Сомея университеты хезмәткәрләре "акыллы памперс" уйлап тапкан, дип хәбәр итә "Российская газета". Уйлап табучылар белдергәнчә, нечкә пленкага басылган электрон схема памперсның кайчан алмаштырырга кирәклеген хәбәр итә. Миниатюр сенсорлар аның дымлылык дәрәҗәсен һәм башка күрсәткечләрне тикшерә. Подгузникны алмаштырырга кирәк булганда, сигнал бирә. www.minibanda.ru
  • 5 март 2014 - 06:04
    Яшел Үзәнгә яз килде
    Синоптиклр иртәгә 1 градус җылы булыр, дип фаразлый. Урыны белән кар яварга охшаган, диләр. Юлларда - бозлавык, сак булыгыз. Пәнҗешәмбе һәи җомга кар көтелә. Төнлә температура минус 5-11, көндез минус 4тән алып плюс 1гә кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә -тирә мониторингы идарәсе.
  • 5 март 2014 - 06:01
    Татарстанда "Кырымда яшәүчеләргә ярдәм" фонды оешты
    Соңгы көннәрдә Украинадагы хәлләр белән бәйле рәвештә Кырымдат яшәүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр саны артты. Аерым гражданнар гына түгел, предприятиеләр дә бар. "Татнефть" җәмгыяте, мәсәлән, Россиянең Кара диңгез флотына ярдәм итә: дарулар җибәрә. Татарстан дәүләт органнары аппараты хезмәткәрдәре дә бер көнлек хезмәт хакын кырымлылырга ярдәм йөзеннән җибәрергә булды. Татарстан президенты Рөстәм...
Реклама