Яшел Үзән

28 февраль 2014 яңалыклары

  • 28 февраль 2014 - 16:27
    Яшел Үзәндә Бердәм Россия көне
    Бүген районда Бердәм Россия көне узады. Шушы чара кысаларында тугыз дискуссия мәйданы оештырылды һәм анда Дәүләт Советы депутатлары, министрлар , республика министрлыкларыннан вәкилләр катнашты. Сәяси партиянең Норкин урамындагы 3нче йортында урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина эшләде. Дүрт авыл җирлегендә - табиблар кабул итте. Шулай...
  • 28 февраль 2014 - 06:55
    Әнвәр Миңнуллинның авылдашларына бәйрәм бүләге
    8 Март- халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан эшмәкәр авылдашларына яшь эстрада йолдызы Ришат Фазлыйәхмәтов төркеме концертын бүләк итә. Концерт Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында 5 мартта була.
  • 28 февраль 2014 - 06:31
    Яшел Үзәннең иң яхшы боксеры – Руслан Аширов
    Яшел Үзән боксеры Руслан Аширов, Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, алтын медаль яулады. Ул дүрт мәртәбә рәттән ярышып, барысын да җиңеп чыкты. Бу җиңүе Русланга Идел буе федераль университеты беренчелегендә катнашу өчен республика җыелма командасы составына керергә мөмкинлек бирде. Чемпионны ярышка тренер Әнвәр Илмөхәммәтов әзерләде.
  • 28 февраль 2014 - 06:06
    Яшел Үзән автомобильчеләре штрафны вакытында түләми
    ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү барышында вакытында штрафын түләмәгән 19 машина йөртүчене ачыклаган. ДПС экипажлары хәзер "Барс" тикшерү җиһазлары белән җиһазланган һәм шуңа күрә машина йөртүчеләрне урында ук тикшерә ала. 18 машина йөртүче турыдан-туры судка җибәрелгән, ә 10сына административ арест салынган. Штраф түләнмәсә, аның күләме икеләтә арттырыла, яисә машина йөртүчегә 15 тәүлеклек...
  • 28 февраль 2014 - 05:46
    Норлатка Айрат Хәйруллин килә
    Иртәгә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Норлатта сайлаучылар белән очрашу үткәрә. Районда "Красный Восток-Агро" акционерлык җәмгыятен оештыручыга сораулары булганнар Норлат мәдәният йортына рәхим итегез. "Бердәм Россия" партиясе көне кысасында уздырыла торган бу чара иртән сәгать 10 башлана.
Реклама