Яшел Үзән

27 февраль 2014 яңалыклары

  • 27 февраль 2014 - 12:30
    ТР Дәүләт Советы делегациясе Кырымның Югары Советына Татарстан парламенты позициясен җиткерү өчен Кырымга китәргә әзерләнә
    Делегация составында ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф , милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, закончалык, һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, Дәүләт Советы депутатлары Виктор Бударин, Роберт Миңнуллин кергән. Нәкъ менә алар Татарстан позициясен белдерергә тиеш.
  • 27 февраль 2014 - 10:31
    Әхмәдулиннарга тиңнәр юк
    Күгәй авылында яшәүче Әхмәдулиннар 16 исемдә газета-журнал яздырып укый. Шушы көннәрдэ алар янында үзәк почта җитәкчесе Галина Северс булып кайтты. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу турыда тулырак язманы газетаның 28 февраль санында укый аласыз.
  • 27 февраль 2014 - 10:03
    Норлат почтасында җанлылык (фотолар)
    Бу көннәрдә Норлат почта бүлеге күзгә күренеп җанланды. Почта халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүне кабул итә башлаган. Берничә ел элек бу мөмкинлектән файдаланып булмаган иде бит. Без халыкның бу яңалыкка ничек каравын белү максаты белән Норлатка юнәлдек. Язманың тулырак вариантын "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.
  • 27 февраль 2014 - 06:05
    Тукай исемендәге хуҗалык ничек оешкан?
    Илебез, шул исәптән безнең Түбән Урысбага авылы да катлаулы һәм озын юл уза. Зур булмаган Түбән Урысбаганың да үз тарихы, үз йөзе бар бу җирдә. Яшьләргә, авылыбызның үткән юлын өйрәнүчеләргә минем истәлекләрем дә файдалы булыр дигән изге теләктән чыгып, авыл, колхоз тарихы турында бәян итәргә булдым. Башта «Марс» колхозы төзелгән...
  • 27 февраль 2014 - 06:04
    «Ярамый» табибларга кагылмый
    Республикада халыкның коррупциягә карата фикерен өйрәнү максатыннан социологик тикшерү үткәргәннәр. Анда 4 меңнән артык кеше катнашкан. - Коррупцияне күбесе ришвәтчелек итеп саный, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Җамалиев. -Ягъни вазифа башкарганда, хезмәт күрсәткәндә вазифадагы затларның ришвәт алуы. Сораштыруда катнашкан һәр...
  • 27 февраль 2014 - 05:58
    Транспорт картасы белән йөрү отышлы булачак
    ЯҮМР финанс эшләре буенча даими комиссия әгъзалары, ял һәм бәйрәм алды дип тормыйча, шимбә чираттагы утырышка җыелды - халык мәнфәгатьләрен кайгырту төп эшләре шул. Ә тикшереләсе мәсьәлә үтә дә җитди - автобусларда йөрү бәясе күтәрелү. Яшел Үзән автотранспорт предприя­тиесе җитәкчелегенең бу инициативасы популяр түгел, билгеле. Әмма автобус паркын яңарту, аны...
Реклама