Яшел Үзән

20 февраль 2014 яңалыклары

  • 20 февраль 2014 - 12:10
    Яшел Үзәндә Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханә юбилее
    Яшел Үзәннең Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханәсе ачылуга 25 февральдә 20 ел тула. Китапханәдә милли мохитне саклау, җанландыру юнәлешендә кызыклы гына милли-мәдәни чаралар уздырыла. Үсеп килүче яшь буынга халык традицияләре, тарихы, гореф-гадәтләре , милли культура чаралары аша рухи һәм патриотик тәрбия бирә. Китапханәдә Фаил Шәфигуллин музее эшли. Ел саен аның туган...
    871
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 06:25
    Яшәү дәрте булсын йөрәктә
    Мин сезгә үзем һәм гаиләм турында язарга булдым әле. Сәбәбе дә бар: безнең гаилә корып яшәвебезгә, иңне-иңгә куеп тормыш итә башлавыбызга шушы көннәрдә 35 ел була. Булачак ирем Фирдүс Галәвиев белән Васильево агач комбинатында эшләгән вакытта танышкан идек. Бер күрүдә үк үлеп гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма вакыт узу...
    829
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 06:23
    Чех кызы Анна-Әнисә: «Син кайда, мин шунда, Заһирым!»
    Кулыма шушы гади генә фото килеп керү белән сизеп алдым: яулыгын татарча бәйләсә дә, татар карчыгы түгел бу! Аннары гына, бу мөлаем апа турында язылган язманы укыгач кына, аңладым: күп язмалар герое, Бәчек авылында гомер кичергән Анна Шпинкова - Әнисә әби икән. Чынлап та, 60нчы елларда аның турында Татарстанда гына...
    651
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 06:22
    Саланг перевалында туган дуслык
    Сугышны кичү авыр, әмма тыныч тормышта яшәү тагын да авыррак. «Афганец»лар турындагы бу канатлы сүзләр, әйтерсең, Ринат Хәеров турында. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел вакыт үтте. Бу көннәрдә юбилей алдыннан гына була торган чаралар узды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, алар янында интернациональ бурыч турында пафослы сүзләр сөйләнде, хәрби дуслар оч­раш­­ты....
    864
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 06:13
    Вакытны алар түгел, вакыт аларны сайлаган
    Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган «Без бергә» дип аталган Хәтер маршы 9 февральдә безнең Яшел Үзәннән узды. Акция кысасында әфганчыларның иҗтимагый фонды һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә оешкан ветераннар һәм танылган артистлар агитбригадасы берничә чарада катнашты. Маршка Мәскәүдә старт бирелеп, алар Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар,...
    0
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 06:04
    Эзең калсын җирдә маяк булып
    Совет чоры фильмнарының кешегә яшәү көче бирүен, якты-матур хыялларга рухландырып торуын һәркайсыбыз белә булыр. Бүген Хәмит Кирамовичның да телевизордан нәкъ шушы совет фильмын каравына ихластан ышанам, чөнки ул аңа комсомолда узган яшьлеген, хезмәттә ирешкән күркәм уңышларын, хезмәт бишьеллыкларында фидакарьләрчә эшләгән чакларын, беренче мәхәббәтен искә төшерәдер. Буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнә...
    1046
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 05:52
    Яшел Үзәндә зур күләмдә көчле дарулар саткан шәфкать туташы тотылган
    Наркоконтроль хезмәткәрләре 51 яшьлек медицина хезмәткәрен 60 төймә нык тәэсир итә торган даруларны үзенең танышына сатканда эләктерә. Ул 10 елдан артык психо-неврология диспансерында эшләгән. Медицина белеме булганга, сатылган даруларның тәэсире турында белгән билгеле. Мондый даруларның аерым контрольдә торуы турында да хәбәрдар булган. Нык тәэсир итүче даруларны кабул итүче авырулар күп...
    660
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 05:01
    Анастасия Доценко: “ Булдыра алганымча барысын да эшләдем – ярышка бөтен көчемне бирдем”
    Олимпия уеннарында кичә чаңгы спритны буенча команда ярышында Анастасия Доценко һәм Юлия Иванова чыгыш ясады һәм финишка алтынчы булып килде. Норвегия спортчылары Ингвильд Остберг һәм Марит Бьорген чемпион булдылар. Безнекеләрнең уңышсыз чыгыш ясавын Доценко түбәндәгечә аңлата: - Булдыра алганымча барысын да эшләдем - ярышка бөтен көчемне бирдем. Старт кисемтәсендәге финалда...
    605
    0
    0
Реклама