Яшел Үзән

19 февраль 2014 яңалыклары

  • 19 февраль 2014 - 11:55
    Анастасия Доценко һәм Юлия Иванова – команда спринтында Олимпия уеннары финалында
    Бүген Сочида Олимпия уеннарында чаңгычылар классик стильдә команда спринтында квалификация үтте. Якташыбыз Анастасия Доценко һәм Юлия Иванова финн һәм поляклардан кала өченче килделәр, дип хәбәр итә "Весь спорт" спорт мәгълүмат агентлыгы.
    402
    0
    0
  • 19 февраль 2014 - 11:39
    Бәхетле Свияжск – балачагым минем
    18 февральдә Татарстан Дәүләт Сәнгать музеенда сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның "Бәхетле Свияжск, балачагым минем" дип аталган рәсем күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә куелган авторларның барысы да җирле рухани хатыны, тарих һәм рәсем укытучысы Людмила Коробцова укучылары. Монда 90нчы еллардан алып бүгенге көнгә кадәр иҗат ителгән 80 эш куелган. Экспонатлар арасында моннан 20...
    359
    0
    0
  • 19 февраль 2014 - 09:49
    Яшел Үзән ветераннары белән очрашу (фоторепортаж)
    Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә шәһәр ветераннар советы әгъзалары уку балалар белән очрашты. Ветераннар ватанга лаек булып үсү турында сөйләделәр, үзләренең яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар, җыр-моңга осталыгын күрсәттеләр.
    326
    0
    0
  • 19 февраль 2014 - 09:37
    ГАРАСАТЛАР СЫНАВЫНА БИРЕШМӘ
    Табигать кешене сынап кына тора кебек. Кышын зәмһәрир суыклар, язын су басулар, эссе җәйдә янгын чыгулар булып тора. Табигый гарасатлардан гайре кешенең үзенең эшчәнлеге дә төрле авыр хәлләр китереп чыгаруы мөмкин. Бәла-казалардан ничек котылырга соң? Аңа җавап бер генә: әлеге сынауларга алдан әзер булуың хәерле. Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын...
    262
    0
    0
  • 19 февраль 2014 - 05:27
    Армиягә бармаган яшел үзәнле муниципаль хезмәткә яраксыз
    Моннан сәбәпсез армиядә хезмәт итмәгән егетләр муниципаль хезмәткә кабул ителмәячәк. Әлбәттә, чакырылыш буенча хезмәт итмәүнең сәбәбе закон кысаларына сыйган - чакырылыш комиссиясе карары булган очракта, башка төрле карарлар кабул ителә ала.
    386
    0
    0
  • 19 февраль 2014 - 05:14
    Күренекле якташыбыз Фаил Шәфигуллин истәлегенә
    Быел, 18 майда, юмор остасы Фаил Шәфигулинга, исән булса, 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Яшел Үзәннең үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Фаил Шәфигуллин исемендәге 42нче китапханәсе иң уңышлы юмористик әсәргә конкурс игълан итте. Конкурста балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Бәйге положениесен "Яшел Үзән" газетасының 19 февраль (№12) санында укый...
    433
    0
    0
  • 19 февраль 2014 - 05:02
    Мактауга лаек яшел үзәнлеләр
    Илебез суднолар төзү тармагы үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык хезмәте өчен Яшел үзәннең "Горький исемендәге заводы" ачык акционерлык җәмгыяте 18нче цех башлыгының производство буенча урынбасары Вәлиев Альберт Габбаз улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнде. Шул ук заводның 17 цехның металл суднолар корпусын җыючысы Карпов Виктор Николаевичка,...
    439
    0
    0
Реклама