Яшел Үзән

14 февраль 2014 яңалыклары

  • 14 февраль 2014 - 09:47
    Район Сабан туе быел Норлатта узачак (фотолар)
    Норлатта Сабан туе үткәрелми калганы юк иде, монысы тагын нинди яңалык инде, дип аптырый күрмәгез берүк. Быел анда зурдае кубып тотынмакчылар. Районыбыз авылларында Сабантуйлар үткәч, икенче көнне халык милли бәйрәмгә Норлатка җыелачак. Бу турыда Норлат авыл җирлеге җыенында сөйләшенде. Тулырак язманы газтабызның 14 февраль (№11) саныннан укый аласыз. Ильяс Салихҗан...
    576
    0
    0
  • 14 февраль 2014 - 06:48
    “Сугыш инвалидлары “ оешмасы
    Яшел Үзәндә Әфганстан сугышы инвалидларының "Сугыш инвалидлары" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының район җирле оешмасын гамәлгә кую җыелышы булды. Әфганстан сугышы ветераннары оешмасы белән беррәттән бу да иң элек оешкан берлек. Оешма идарәсенә Александр Уткин, Игорь Исаев, Наталья Садриева, Олег Баранов керде. Идарәс рәисе - Андрей Винокуров.
    553
    0
    0
  • 14 февраль 2014 - 06:37
    Бүген – Гашыйклар көне
    Бүген сөйгән кешеләребезгә мәхәббәтебезне тагын бер кат расларга, иң җылы, иң назлы сүзләребезне җиткерергә ашыгыйк! Яшел Үзән шәһәр ЗАГСында ажиотаж. Бүген биредә 20 бер-берсенә "Син закон каршында да, Аллаһы Тәгалә каршында да бердәнберем, гомерлек ярым!" диячәк. ЗАГС хезмәткәрләре сүзләренә караганда, җәй көннәрендә дә шулкадәр пар язылышмый икән. Мисал өчен, иртәгә,...
    733
    1
    0
  • 14 февраль 2014 - 06:20
    Йөз яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Яшел Үзәндә яши
    Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанәхмәт Галиәхмәтов үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Тантанага якыннары белән беррәттән Яшел Үзән районы хакимияте вәкилләре дә килеп, ветеранны олы юбилее белән котлады. Солтанәхмәт ага сугышның башыннан ахырына кадәр була, японнарга каршы да сугышкан. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда тракторчы булып эшләгән....
    641
    0
    0
  • 14 февраль 2014 - 05:53
    А.Пушкин исемендәге лицейда ата-аналар җыелышы (фотолар)
    Әлифел Таразова фотолары.
    621
    0
    0
Реклама