Яшел Үзән

7 февраль 2014 яңалыклары

  • 7 февраль 2014 - 11:58
    Мәскәүдән – бронза медаль белән
    Яшел Үзәннең 4нче мәктәп укучысы Руслан Әширов Мәскәүдән бронза медаль алып кайтты. Бокс белән шөгыльләнүче Руслан Мәскәүдә узган Россия Федерациясе Коралла Көчләре беренчелегендә катнашкан иде. Яшүсмер егетнең тренеры Әнвәр Ильмухин.
    678
    0
    0
  • 7 февраль 2014 - 09:13
    Яшел Үзәндә газга бурыч күп җыелган
    Көннәр суыткан саен халыкның газ өчен бурычы арта бара. Татарстан Төзелеш, коммуналь хуҗалык һәм архитектура министрлыгы мәгълүматларына караганда, район республикада бурычлары буенча өченче урында тора. Саннарга күчереп исәпләгәндә, район һәм шәһәр халкының газ өчен 44 миллион сум бурычы бар.
    640
    0
    0
  • 7 февраль 2014 - 09:03
    Яшел Үзәндә Пушкинны искә алдылар
    9нчы лицейда Онегин укулары булды. Анда Түбән Новгород, Мгадан, Казан кебек шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар чыгыш ясады. Укучылар Пушкин иҗаты турында фикер алышты, докладлар укыды. Мастер-класслар үткәрелде. Онегин укулары, традиция буенча, бал белән тәмамлана.
    692
    0
    0
  • 7 февраль 2014 - 06:58
    Яшел Үзәннең татар гимназиясе кунакларны якты йөз белән каршы ала (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә Россия һәм республика күләмендәге чаралар көн аралаш үткәрелеп тора дисәң, арттыру булыр инде, әмма бик еш була. Шуңа күрә кунакларны каршыларга остарып беткәннәр монда. Әле шушы көннәрдә генә якташыбыз, Татар Танаенда туып үскән татар язучысы Афзал Шамов истәлегенә уздырылган республика укуларында республикабызның күпчелек район мәктәпләреннән...
    743
    0
    0
  • 7 февраль 2014 - 06:32
    Яшел Үзән чыршысы икенче урында
    ТР Иҗтимагый палатасы ТР Муниципаль берлекләр советы белән бергә "Иң яхшы Яңа ел чыршысы" бәйгесе игълан иткән иде. Комиссия әгъзалары барлык районнарда да булып муниципалитетларның Яңа елга әзерлеген, чыршыларны, шәһәр һәм районның бизәлешен тикшереп чыкты һәм иң яхшы Яңа ел чыршысы Түбән Камада булуын раслады. Яшел Үзән шәһәре чыршысы икенче...
    594
    0
    0
  • 7 февраль 2014 - 05:54
    Бүген Сочида Олимпия уеннары ачыла
    lБүген Сочида XXII Олимпия кышкы уеннары ачылышы була. Уеннар 7-23 февральдә уза. Бөтен дөньядан җыелган спортчылар спортның 15 төре буенча көч сынашачак. Уеннарда 98 комплект медаль уйнатыла. Олимпия уеннарында Россия исеменнән 225 спортчы катнаша. Исегезгә төшерик: Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 8 спортчы керде, бу - хоккейчылар Илья Никулин, Алексей...
    681
    0
    0
  • 7 февраль 2014 - 05:25
    Яшел Үзәндә Афзал Шамов укулары (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә Афзал Шамов укулары зур уңыш белән үтте. Республикабызның күпчелек район мәктәпләреннән килгән укучылар үзләренең Тау ягының күренекле шәхесләре, яшь язучылары һәм шагыйрьләре, Афзал Шамов иҗаты мирасы турында фәнни эшләрен яклады. Укуларга барлыгы 414 эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 130ы сайлап алынды һәм 76 укучы бала аларны...
    756
    0
    0
Реклама