Яшел Үзән

29 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 29 гыйнвар 2014 - 10:59
    Яшел Үзәндә өстәмә машина кую урыннары барлыкка киләчәк
    Машина кую урыннары җитмәү шәһәр халкына билгеле бер кыенлыклар тудыра. Шәһәр җитәкчелеге, бу хакта байтак баш ватканнан соң, проблемадан чыгу юлын тапкан. Башкарма комитет эвакуатор сатып алырга һәм муниципаль парковкалар булдырырга җыена. Бер айга машина кую бәясе мең сум торачак дип әйтәләр. Әлегә аларның кайда булачагы билгеле түгел.
    638
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 07:39
    Яшел Үзәндә яшерен уен салоны ачыкланды
    Күптән түгел Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре лотерея клубы исеме белән яшерен эшчәнлек алып барган ике уен салонын ачыклады. Комаров урамында урнашкан лотерея клубында клиентларга түләүле уен хезмәтләре күрсәткәннәр. Аннан 40 берәмлек төрле җиһаз тартып алынган. Гагарин урамында да шундый ук хәл күзәтелгән. Тикшерү барышында аннан да уен җиһазлары тартып алынган....
    711
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 07:26
    Яшел Үзән прокуратурасында “кайнар линия” эшли
    Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр җәмәгатьчелеккә зур куркыныч тудыра. Республикабызда һәм шулай ук Яшел Үзәндә халык, бигрәк тә яшьләр арасында наркотиклар таралышы югары дәрәҗәдә. Өстәвенә, синтетик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше дә арта. Наркотиклар кулланышына һәм сатып алуга халыкның бөтен төркеме - хатын-кызлар, яшүсмерләр, эшсезләр җәлеп ителә....
    640
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 07:22
    Яшел Үзән прокуратурасы ярдәмендә җир кире кайтарган
    Яшел Үзән прокуратурасы җир турындагы законнарның үтәлешен даими тикшереп тора. Шундый тикшерү барышында бер авыл җирлегендә закон бозу очрагы ачыкланган. Прокурор ярдәмчесе Ленар Хәйруллин сүзләренә караганда, шушы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары рәсми документларга ялган мәгълүмат керткән. 1500 квадрат метрдагы җир участогының хуҗасыз икәнлеген белгән килеш ул Казанда яшәүче...
    518
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 06:34
    Яшел Үзән районының Зөя утравында җигүле этләр ярышы
    Бу көннәрдә Идел буе территориясендә "Волга Квест-2014" Халыкара җигүле этләр ярышы бара. 640 км га сузылган ярыш трассасы Тольятти, Ульяновск, Казан кебек эре шәһәрләр аша уза. Проект Идел буе федераль округы туризм өлкәсендәге хезмәттәшлеккә ярашлы тормышка ашырыла. Җигүле спорт - дөньяда иң тиз үсеш алган спорт төре. Моны ярышта АКШ,...
    586
    0
    0
Реклама