Яшел Үзән

27 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 27 гыйнвар 2014 - 10:37
    Яшел Үзәндә һәр дүртенче сабый тулы булмаган гаиләдә туа
    2013 елда Татарстанда 57214 сабый дөньяга килгән. Бу соңгы еллар эчендә иң зур сан. Арту 2,2 процент. Яшел Үзәндә 2013 елның соңгы 20 ел эчендә иң күп бала туган ел дип аталырга тулы хокукы бар. Узган ел бездә 1733 бала дөньяга аваз салган. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 5,9 процентка...
    405
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 10:12
    Яшел Үзәндә гаилә коручылар саны арта
    ЗАГС мөдире Римма Закирова сүзләренә караганда, 2013 елда өйләнешүчеләр саны (1179 пар) аннан алдагы ел белән чагыштырганда 60 парга артыграк. 2013 елда иң олы әнигә - 47, иң олы әтигә - 72, иң яшь әтигә - 17 яшь, иң яшь әнигә - 13 яшь, иң өлкән кияүгә 83 яшь иде....
    398
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 09:27
    “Яңа Тура” төзелеше барышында сатылган инженерга суд булачак
    "Татинвестгражданпроект" фәнни-производство фирмасының элеккеге 28 яшьлек әйдәп баручы инженеры Сөләймановка карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү органнары версиясе буенча, ул 2012 елның гынварында Яшел Үзәнең "Яңа Тура" технополисы төзелешендә төзелеш-монтаж эшләре барышы һәм подряд оешмалары төзеп бетергән объектларны кабул итү буенча җаваплы итеп билгеләнә. Эшләр төгәлләнгәч, гаепләнүче акча бәрабәренә эшнең төгәлләнүе...
    445
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 09:22
    Яшел Үзән кызы София – Татарстанның беренче вице-миссы
    "Татарстан чибәре-2014" бәйгесе тәмам. Иң чибәр кызы билгеле, ул - Казан гүзәле Динара Акбашева. Яшел үзәннәр дә төшеп калганнардан түгел, 19 яшьлек София Егорова Татарстанның беренче вице-миссы исеменә лаек булды. София Казан төзүчеләр институтының архитектура факультетында белем ала. Ул рәсем ясарга һәм биергә ярата. Моннан кала төрле фотосессияләрдә фотомодель булып...
    469
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 09:14
    Яшел Үзәннең мәшһүр улы Рәшит Сабиров
    Идел кичте үзе, таулар кичте, Газап белән юлда тартышты... Күпме йөрәкләрне тоташтырды, Күпер булып татар артисты. 3 гимназиясендә эшләп килгән "Күренекле татарлар музее"нда Татарстанның халык артисты, Фатих Кәрим премиясе лауреаты, нәфис сүз остасы, мәшһүр татар конферансьесы, якташыбыз Рәшит Сабиров белән очрашу Лена Шагыйрьҗанның шигырь юллары белән башланып китте. 10 нчы...
    528
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 07:16
    Яшел Үзән полицейскийлары тартып алган уен җиһазлары дәүләт милкенә әйләнде
    Татарстан полицейскийлары республика территориясендә даими рәвештә комарлы уеннарга кагылышлы эшчәнлектә закон үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздырып тора. Уен урыннары билгеле булу белән полиция хезмәткәрләре салондагы уен автоматлары, система блокларын, плата һәм мониторларны тартып ала. Кайбер очракларда комарлы уен салонының хуҗасын да табып һәм аны җавапка тартып булмый. Кагыйдә буларак, тартып...
    498
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 06:16
    Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә – “студентлар десанты”
    Әлеге акция кысаларында Яшел үзән югары уку йортлары студентлары полициянең төрле тармакларында - ведомстводан тыш сак бүлегендә, патруль-пост хезмәтендә, ЮХИДИда, участок инспекторлары бүлегендә "хезмәт итте". Хокук һәм тәртип саклау кебек авыр хезмәт белән танышкан кайбер студентлар, укуларын тәмамлаганнан соң, полициядә үз көчләрен сынап карарга була, диләр. -Участок инспекторы ролендә булганнан...
    508
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 06:14
    Яшел Үзәннең суднолар төзү заводы – ТР Хөкүмәтенең сыйфат премиясе лауреаты
    2013 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте уздырган республика сыйфат конкурсы лауреатлары билгеле булды. Конкурс нәтиҗәсе буенча предприятие һәм оешмалар арасында "А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы" лауреат булды. Завод директоры Ринат Мистаховка бүләкне ТР премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
    484
    0
    0
Реклама