Классташым Мөнирә истәлегенә.
Язның матур кояшлы көне. Өйнең такта түбәсеннән тамчылар тама. Язгы кар астыннан чыккан салам, тирес өстендә каргалар, бер-берсеннән уздырып, оя корырга салам, чыбык-чабык ташыйлар. Капка төбеннән аккан гөрләвекләрдә бала-чага суны бөяп шау киләләр, аяклары лычма су, туңа да белмиләр, берсе үзенчә шөгыльләнә, уйныйлар, көләләр, язгы кояштан битләре...