Яшел Үзән

24 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 24 гыйнвар 2014 - 12:05
    Казанда өч атна элек югалган студент кызны үле килеш тапканнар
    21 яшьлек Иске Чүпрәле авылы кызы Рамилә Сәлимҗанова Казан энергетика университетының 4 курсында укыган. Биредә чит кеше фатирында яшәгән. Буш вакытында сатучы булып эшләгән һәм теннис белән шөгыльләнгән. 6 гыйнварда ул үзенең машинасында элек очрашып йөргән егете белән каядыр киткән һәм шуннан юкка чыккан. Студент кызны Васильевода үле килеш тапканнар.
    298
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 12:04
    Олы Ачасырда яшәүче Кадрия Гафиятуллина иҗаты
    Күршеләр Күршеләрем минем әйбәт, Һәрчак якын күңелгә. Хәл белергә керсәң әгәр Утырталар өйләренең түренә. Күршеләрең әйбәт булган чакта Ничек шат яшәмисең. Авыр булган минутларда Син аларга дәшмисең. Дәшмичә дә аңлый алар Синең барлык уеңны. Ничек ярдәм итәчәген Алар да бит тоемлый. Кайсы кеше күралмый бит, Яманлый һәм зарлана. Алар синең...
    416
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:37
    Норлат районы тарихы: исемдә булганнар
    Элек-электән крестьянның төп байлыгы булып җир саналган. Безнең авылда басуларны гаиләле кешеләр санына карата бүлеп торганнар. Бүлеп бирелгән участок имана җире дип аталган. Басулар авыл янында да, авылдан еракта да булган. Һәр басудан да барлык кешеләргә өлеш чыккан. Шунлыктан авыл кыры бик күп кисәкләргә бүленгән. Печән җирләре дә шулай телгәләнгән....
    561
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:36
    Әтине Сездән башка искә алучы булмады
    Мин «Яшел Үзән» газетасын һәрвакыт яратып укыйм, көтеп алам. «Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтучылардан күпсенмәгез» дигән язманы укыгач, кулыма ручка алмый булдыра алмадым. Зур Өтәк авылында яшәүче Гөлфирә Маннапованың язган сүзләре һәрберсе бик дөрес. Минем әнием дә Суслонгер лагеры юлларын бик күп мәртәбә таптаган, кайда - җәяү, кайда товарный поездларга эләгеп,...
    432
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:34
    «Иң яратканым – балалар»
    Татар Танае урта мәктәбе директоры Венера Гарипова мактауга, купшы сүзләргә мохтаҗ түгел. 20 елдан артык директор булып эшләү дәверендә үзе дә, мәктәбе дә район һәм республика күләмендә гел алдынгылар исәбендә: төрле бәйгеләрдә җиңеп чыгып, иҗат белән янып яшәүләрен даими раслап киләләр. Ирешкән уңышларын санап чыгарга кулдагы бармаклар гына җитмәс. 2007...
    309
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:33
    Очраштырдың, тәкъдир, һәм аердың
    Классташым Мөнирә истәлегенә. Язның матур кояшлы көне. Өйнең такта түбәсеннән тамчылар тама. Язгы кар астыннан чыккан салам, тирес өстендә каргалар, бер-берсеннән уздырып, оя корырга салам, чыбык-чабык ташыйлар. Капка төбеннән аккан гөрләвекләрдә бала-чага суны бөяп шау киләләр, аяк­лары лычма су, туңа да белмиләр, берсе үзенчә шөгыльләнә, уйныйлар, көләләр, язгы кояштан битләре...
    435
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:29
    Татар мәктәбе – Сезгә һәйкәл ул!
    Күптән түгел Васильевоның 3нче урта мәктәбендә зур бәйрәм булып узды. Бу бәйрәм мәктәпнең беренче директоры Мәүлиха Вазыйхованың юбилее уңаеннан әзерләнгән иде. Юбилярны котларга дип күп кенә мөхтәрәм кунаклар җыелды. Алар юбилярга үзләренең йөрәкләреннән чыккан матур теләкләрен җиткерделәр. Мәүлиха Вазыйхова олы хөрмәткә лаек шәхес. Ул үзенең бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә...
    354
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:27
    Мәүлид аша туганлашу
    Рабигүл әүвәл аеның 11нче киче - Ислам дөньясында зур тантана, бөтен дөнья мөселманнарының мөбарәк бәйрәме. Бу төнне пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам дөньяга килгән. Шуңа күрә бу айда мөселманнар, күркәм мәҗлесләргә җыелып, пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, әхлагы турында аять-хәдисләр укый, салаватлар әйтә, догалар кыла. Яшел Үзән мөселманнары да якшәмбедә шәһәр мәдрәсәсенә җыелды....
    353
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:26
    Хуҗасыз машинага хуҗа табыла
    Хуҗасы вакытлыча калдырып киткән автомобильне алып киткән өчен Васильевода яшәүче Вадим Кузнецовка карата хөкем карары чыгарылды. Казанда яшәүче «Ауди-А4» автомобилен йөртүче юлда ватылган автомашинасын Васильевоның Стахановская урамында калдырып китәргә мәҗбүр була. Моңардан күптән түгел ирегеннән мәхрүм ителгән урыннан кайткан Кузнецов файдалана. Ул башта эвакуатор чакырта, әмма барып чыкмагач, «КамАЗ» автомобилен...
    381
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:25
    Васильевода җыен узды
    Васильево - районыбызда иң зур торак пунктларның берсе. -17 мең кеше бүген Татарстанның кайбер мөстәкыйль районында да яшәми, - диде район башлыгы Александр Тыгин җыелышта чыгыш ясаганда. Дөрестән дә, Васильево кечкенә шәһәрне хәтерләтә, ә җәй көне монда халык саны бермә бер арта. - Бары тик 45 миллионга якын бюджеты булган...
    403
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:24
    Ачык хатка ачык җавап
    Осиново бистәсе җыенын тулы мәгънәдә ачык хат көне дип әйтергә ярый. Мәдәният йортына җыелган халык район башлыгы Александр Тыгинга сорау артыннан сорау яудырып торды. Осиново җирлеге халкы Ачык хат көненә алдан әзерләнгән булып чыкты. Башлык­ка һәм башка җитәкчеләргә бирелгән сораулар хат итеп язылган иде. Форсаттан файдаланып, дигәндәй, кеше үзен кызыксындырганга...
    476
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:22
    Түбән Урысбагада көрәш карыйк
    1 февральдә Түбән Урысбага мәктәбе спорт залында татарча көрәш буенча атаклы көрәшче Әгъзам Хәялиев истәлегенә багышланган ярышлар була. Милли көрәш ярышына Казаннан «Рубин» клубы һәм Яшел Үзән, Апас, Кайбыч районнары спортчылары килә. Тирә-як авылларның батырлары да үзләрен сынап карарга теләк белдерде.Җәйге сабантуй мәйданын сагынган кеше әлеге авылда көрәшчеләр бәйгесен карап,...
    281
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:22
    Казан артистлары килә
    Мәүлид аенда Яшел Үзән мөселманнарын тагын бер күңелле вакыйга көтә. Горький исемендәге мәдәният сараеның зур залында 1 февральдә 15 сәгать 30 минутта була ул. Мәүлид бәйрәменә багышланган бу концертның беренче өлешендә Яшел Үзән балалары чыгыш ясаячак, имам-хатибларның вәгазь-нәсыйхәтләре булачак. Кунаклар арасында ТР мөфтиенең урынбасары Нияз Сабиров булыр дип көтелә. Ә...
    351
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:21
    Эчке эшләр бүлеге республикада III урында
    Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2013 елга нәтиҗә ясалды. Ел җиңелләрдән булмаса да, хезмәткәрләр зур чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен нык саклаган. Универсиада барганда да гражданнарның һәм кунакларның иминлеге тәэмин ителгән. Бүлекнең эффектив эшчәнлеге буенча республикада III урынга чыгуы мәгълүм чынбарлык. Җәмәгать урыннарында былтыр 531 җинаять теркәлгән. Урамнарда калдырылган «тимер ат»...
    312
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2014 - 06:00
    Мәүлет безне тагын да берләштерә
    Олы Ачасыр мәчетендә Мәүлет бәйрәмен уздыру матур традициягә керде. 13 гыйнвар көнне дә мәчеткә йөрүче картлар инициативасы белән шушы олы бәйрәмне уздырырга карар кылынды. Аны авылдашыбыз, эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин күтәреп алды һәм барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Бәйрәмнең тагын бер тәрбияви ягын онытырга ярамый: монда өлкәннәр белән яшьләр очраша. Авыл...
    310
    0
    0
Реклама