Яшел Үзән

17 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 17 гыйнвар 2014 - 11:33
    Рульгә утырсаң эчеп...
    Узган ел ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзәннең 594 кешесенең руль артына исерек килеш утырган булуын ачыклады. 87 юл-транспорт һәлакәте дә исерек машина йөртүчеләр аркасында чыккан. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган, 43е төрле тән җәрәхәтләре алган. Исегезгә төшерәбез: рульгә спиртлы эчемлек эчкән килеш утырган очракта шофер ел ярымга яки...
    618
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 06:05
    Күңел җәүһәрләре
    Айның туган мәле... Айның туган мәле. Йолдыз саный, Атылмаганмы диеп ян-якка. Мин дә күзлим айның нур сибүен Сихри төндә төрле тарафка. Күр! Йолдызлар уйный күз кысышып, Ай нурлары белән шаяра. Шаян җилләр әнә болыт куа. Каян чыкты инде? Кай ара? Сихерләндем тулган айга карап: Шундый якты, нурлы, күңелле. Тагын болыт...
    769
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 06:04
    Картлык килә дә җитә
    Гайбәт сөйләү дип кабул итмәгез, күршем турында язарга булдым әле. Яшь, чибәр чагында күрше хатыным, ирен санга сукмыйча, «сулга» йөрергә ярата иде. Күңел ачып, рәхәт яшәп калыйм, дип уйлады булса кирәк. Түзде ире, балалар хакына дип, әмма түземлекнең дә чиге була икән. Һәм кызык итте хатынын: үзе дә уҗымга чыга...
    614
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 06:03
    Хәлләремне үзем генә беләм
    Вәгъдә җитсә, кияүгә чыкканыңны сизмичә дә каласың, дип әйтәләр, дөрес икән. Минем кияүгә чыгуым да нәкъ шулай булды. Үзем дә сизми калдым. 23 яшемдә бер егет белән таныштырдылар. Ул күрше авылдагы бер кызны ярата икән. Тик ул кызның моңа исе китми, шәһәрдәге бер егетне ярата, диделәр. Яратса соң, онытыр әле,...
    617
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 06:01
    Иң бәхетле хатын-кыздан хат
    Исәнме, кадерле редакция. Сезгә иң бәхетле хатын-кыз яза. Әйе, мин бәхетле, чиксез бәхетле. Ә нәрсә кешене шулай бәхетле итә ала соң? Беренчедән, иң зур бәхет - сәламәт булу. Димәк, дөньяның матурлыгын күрү. Моны күпләр аңлап бетермәсә дә, бу - шулай. Сине дөньяга китергән, кадерләп үстергән кешеләргә «әни», «әти» дип дәшү,...
    802
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 05:57
    «Яратам шул, яратам»
    Ярату - һәркемгә дә таныш, якын, гүзәл хис. Ансыз дөньяда тормыш та булмас иде... Минем уйлавымча, олуг Тәңребезнең бик зур бүләгедер ул. Әгәр дә тирәнтен уйлап карасак, мәхәббәтсез, ярату хисләреннән башка яшәп булмыйдыр. Йөрәгеңдә мәхәббәт чаткысы керү белән, күңел яктырып китә, сулыйсы, яшисе килә! Алдында бернинди авырлыклар, киртәләр күренми. Яраткан...
    630
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 05:52
    Мәшһүр җитәкчеләр тәрбияләгән Гомәр абый
    - Хәзер заводка бик аз кеше бара - безнең заманда урам тутырып килә иде халык. Эшсезлек дигәннәре шуннан да чамалана инде, - дип башлады сүзен Гомәр абый. Эшсезлек - безнең заман бәласы. Лаеклы ялга чыккан кешегә ул берничек тә кагылмый кебек. Әмма танышымның җәмгыятебез чирен игътибарсыз калдырмавы да гаҗәп түгел:...
    616
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 05:48
    Безнең чыршыны иң матуры, диделәр!
    - Бу Яңа ел төп бәйрәм урынын үзгәртү белән дә истә калыр, - дип сүзен башлады муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров узган бәйрәмнәргә йомгак ясаганда. - «Авангард» стадионы мәйданын сайлап, ялгышмадык, дип уйлыйм. Киләчәктә без аны актив ял итү зонасы буларак та файдаланырга телибез. Төп чыршының республикада аналоглары...
    512
    0
    0
Реклама