Яшел Үзән

14 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2014 - 11:41
    Якташыбызның беренче китабы
    Яшел Үзәннең 3нче гимназиясенең татар теле укытучысы Мәдинә Әдиятуллина "Кердем адашып кына" дип аталган шигырьләр җыентыгын чыгарды. 50гә якын иҗат үрнәкләрендә ана теле укытучысының бөтен күңеле ярылып ята дисәң дә була: монда туган якны, телебезне, милләтебезне ярату, хөрмәт алгы планда. Хезмәттәшләренә багышлап язылганнары да йөрәктән йөрәккә барып җитә. Мәдинә Хафизовнаны...
    577
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 06:27
    "Халык инвентаризациясе" акциясе башланды
    Район территориясендә, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе күрсәтмәсе буенча "Халык инвентаризациясе" дип аталган акция уздыра башлаганнар. Әлеге акция хуҗасыз калган биналарны һәм җир участокларын, билгеләнеше буенча файдаланылмый торган мөлкәтләрне ачыклауны максат итеп куя. -Безгә хуҗасыз объектлар белән еш очрашырга туры килә, - дип аңлата бу уңайдан районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре...
    544
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 06:12
    Яшел Үзән районы – Татарстан авыл хуҗалыгы рейтингы лидерларының берсе
    Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы узган елгы агаросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗәләр ясады. 2012 ел дәрәҗәсенә уңай производство динамикалы муниципаль районнар аталды. Әлеге исемлекнең лидерлары арасында Тукай, Яшел Үзән, Азнакай, Әтнә, Әлмәт, Баулы районнары бар, дип хәбәр итә http://echo.fm16.ru/ echo.fm16.ru. Чирмешән, Питрәч, Нурлат, Яңа чишмә районнарында исә җитештерү түбәнәю теркәлгән. Авыл хуҗалыгы...
    511
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 05:18
    Яшел Үзәндә нәтиҗәсез эшләгән бер югары уку йорты филиалы бар
    Россиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы узган елның декабрендә югары уку йортларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве турында мониторинг уздыруы турында ведомствоара комиссия утырышы беркетмәсен бастырып чыгарды. Беркетмә кушымтасында эшчәнлеген оптимизацияләргә яки үзгәртеп корырга тиешле югары уку йортлары исемлеге дә бар. Бу исемлеккә Татарстанның бер югары уку йорты һәм югары уку йортларының...
    583
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 04:59
    Грамоталы кулланучы булачаклар
    Яшь буынның грамотасын күтәрү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында уздырылган "Кулланучылар хокукын яклау" республика олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиада өч этаптан торып, беренчесе аның дистанцион рәвештә уздырылды. 511 катнашучы арасында безнең районнан да 40 укучы үз эшен тәкъдим итте. II этапта катнашучылар олимпиаданы тест буларак үтте. Җиңеп чыккан 24 укучы III...
    593
    0
    0
Реклама