Яшел Үзән

26 декабрь 2013 яңалыклары

  • 26 декабрь 2013 - 12:43
    «Игътибар, балалар!»
    Узган 11 айда район территориясендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашкан юл-транспорт һәлакәтләрендә 19 бала төрлечә имгәнә. Кышкы каникул көннәрендә хә­веф-хәтәрнең күп булуын исәпкә алып, дәүләт автоинспекциясе 23 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә. Кечкенә баланы машинада йөртү, җәяүлегә юл бирү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар...
  • 26 декабрь 2013 - 12:42
    Түләргә теләмәсәң, ашыкма
    Яшел Үзәндә ел башыннан бирле билгеләнгән вакытта штраф түләмәү турындагы 131 эш судта каралган. Штраф түләмәүчеләрне кулга алу турында 16 карар чыгарылган. Кайберәүләрнең штраф күләме 100 мең сумга җитә. ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге суд приставлары хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Суд приставлары хезмәте төрле төбәкләрдән кергән административ материаллар буенча 2053000...
  • 26 декабрь 2013 - 12:41
    Олимпиада уты – Яшел Үзәндә
    30-31 декабрьдә Яшел Үзән районы буйлап Олимпиада уты уза. Олимпиада утын каршы алу һәм озату буенча иң зур тамаша - Зөя кала-утравында булачак. Бәйрәмдә мәктәп укучылары һәм студентлар, гомумән, яшьләр актив катнашыр дип көтелә.
  • 26 декабрь 2013 - 12:40
    Депутатлар игътибарына
    31 декабрьдә көндезге сәгать 11дә «Родина» мәдәният сараенда икенче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль район Советының чираттан тыш утыз сигезенче сессиясе була.
  • 26 декабрь 2013 - 12:35
    Ачасырда «Аулак өй»нең үз яме бар, үз тәме!
    Олы Ачасыр авылының «Каз канаты» фольклор коллективы, «Татарстан - яңа гасыр» телеканалының «Аулак өй» тапшыруында катнашып, бик күпләрнең борыннарына чиртте. Актанышлыларны исәпкә алмыйм, алар профессиональ коллектив бит. Ә менә респуб­ликабызның башка районнары белән чагыштырганда, күпкә өстен чыгыш булды бу. Көлеп торган йөзләр, янып торган күзләр, үзеннән-үзе биер­гә дип, тыпырдап торган...
  • 26 декабрь 2013 - 12:34
    Яшел Үзәннең моңлы сандугачы
    «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесендә Яшел Үзәннең моңлы сандугачы Гүзәл Җиһаншина II дәрәҗә премиягә лаек булды. Бәйге җыр яраткан яшьләрне бер сәхнәгә җыйды. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак 3 сәгатькә сузылган гала-концерт искиткеч матур үтте. Яшьләребез татар сәнгатендәге иң яхшы әсәрләрне сайлаган. Гүзәл, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең IV курс...
  • 26 декабрь 2013 - 12:17
    Яңа ел алдыннан электричкалар расписаниесендә үзгәрешләр булачак
    Иртәгә, 27 декабрьдә һәм киләсе елның 1сеннән 5 гыйнварга кадәр Казан-Буа маршруты буенча 6371/6374нче электричкалар расписаниесендә үзгәрешләр булачак. Электричкалар бары тик 28,29, 30,31 декабрьләрдә һәм 6,7,8 гыйнварда йөриячәк. Аның каравы Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә Мәскәүгә барып кайту җиңеләя, чөнки илебез башкаласына өстәмә поездлар йөри башлый.
  • 26 декабрь 2013 - 10:42
    Транспорт хәрәкәте үзгәрә
    2 гыйнвардан Йошкар-Ола - Казан трассасының Сафоново боҗрасы янында транспорт хәрәкәте үзгәрергә мөмкин. Машиналар күп йөрү сәбәпле, Сафоново боҗрасы янында ике катлы юл салыначак. Төзелеш эшләре аркасында, Сафоново боҗрасыннан «М-7» - Мәскәү-Уфа трассасына кадәр юл хәрәкәте үзгәрүе ихтимал. Юл тамгаларына игътибарлы булырга кирәк.
Реклама