Яшел Үзән

24 декабрь 2013 яңалыклары

  • 24 декабрь 2013 - 11:37
    Яңа елда нишлисең?
    Декабрьнең икенче яртысында кешеләрнең бер-берсенә бирелә торган иң популяр сорау шушыдыр, мөгаен. Башка бәйрәмнәрдә өйдә буласыңмы-юкмы, кая барасың, нәрсә ашыйсың - мөһим түгел. Ә менә Яңа елда... Яңа елда бар да башкача! Иске ел бетәргә әле әллә никадәр вакыт булса да, яңасын ничек каршыларга дип уйлый башлыйсың. Чыршы бизәргә иртә...
    376
    0
    0
  • 24 декабрь 2013 - 11:36
    «Теләгеңне әйт!»
    Ятим, авыру, акчага мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүче бала Яңа елда тәм-том тутырылган күчтәнәч тартма да, Кыш бабайдан үзе бик теләп сораган нинди дә булса бүләк тә алачак. Ятимнәрне сөендерү идея­сен халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре уйлап тапкан, ә юмарт Кыш бабай ролен шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләре башкара. - Сабый бала,...
    265
    0
    0
  • 24 декабрь 2013 - 11:35
    Бер кеше һәлак булды, 8ен коткардылар
    Узган шимбәдә Гоголь урамында 56нчы йортта янгын чыкты. Бер кеше һәлак булды. Янгын сүндерүчеләр 8 кешене коткарды. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортның беренче катында чык­кан янгынның төтене инде бөтен подъездга таралган була. Янгын сүндерүчеләр яна торган квартирдан ике кешене табып чыгара. Аларның берсе медиклар килеп җиткәнче җан бирә. Янгын чыккан...
    235
    0
    0
  • 24 декабрь 2013 - 11:35
    «Форпост» җиңүе
    Яшел Үзәннең «Форпост» яшьләр дружинасы ел нәтиҗәләре буенча республикада III урынны алды. Яшьләрдән тупланган хокук саклау хәрәкәте оешуга 15 ел тулуга багышланган слет башкаланың Универсиада авылындагы халыкара мәгълүмат үзәгендә узды. Иң яхшы хезмәткәрләр бүләккә, Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек булды.
    335
    0
    0
  • 24 декабрь 2013 - 11:34
    «Метеор» сафка баса
    Мирный микрорайонында төзелгән яңа бассейнга «Метеор» дигән исем бирелде. «Метеор» бассейны, нигездә, төзелеп беткән, аны файдалануга тапшыру буенча объектта соңгы эшләр алып барыла.
    275
    0
    0
  • 24 декабрь 2013 - 11:33
    Венера Гарипова – иң яхшы директор
    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Урта мәктәпнең иң яхшы директоры» бәйгесенә йомгак ясады. Бәйге директорлар арасында үткәрелсә дә, әлбәттә, анда бөтен уку йортындагы уку-укыту һәм тәрбия эшләренең сыйфатына бәя бирелде. Җитәкче җиңүе - мәктәп җиңүе. 108 бала укыган Авзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе коллективы эшләре респуб­лика буенча югары...
    327
    0
    0
  • 24 декабрь 2013 - 10:06
    Олимпия уты Зөя кала-утравына киләчәк
    Сочида уздырылачак Олимпия-2014 уты Зөя кала-утравында булачак. Аны Йошкар-Ола шәһәреннән 30 декабрьдә китерәчәкләр. Утрау буенча йөртелгәч, аны Татарстан башкаласы кабул итәчәк. Бүгенге көнгә Олимпия уеннары уты Россиянең 90нан артык шәһәрендә булырга өлгергән.
    336
    0
    0
Реклама