Яшел Үзән

19 декабрь 2013 яңалыклары

  • 19 декабрь 2013 - 11:56
    «Шәһәрдә ярты көн дә тора алмыйм»
    Авылда уңганнар ишле була анысы. Эшеңнең әҗере булмаса, рәтле тормыш корып та булмый бит анда. Әмма уңганнарны уздыручылар да табыла. Юынчыда Фәһимә Сибгатуллина, барысын шаккатырып, гөрләтеп яшәп ята. Без аның капкасын ачуга таң калдык. Ишегалды тулы тавык иде. Соңгы вакытта төлке килгәләп өркетә башлаган, шуңа җыеп тота икән кош-кортын. Күпме...
    636
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:56
    Тиздән әзер булачак
    Шәһәрдә Яңа елга әзерлек чаралары тулы көченә бара. Инде хәбәр иткәнебезчә, быел шәһәрнең төп чыршысы адресын үзгәртә. Алты катлы йорт биеклегендәге чыршы «Авангард» стадионында урын алачак. Янәшәдә үк тау ясыйлар. Ул да көннән-көн үсә бара.
    636
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:55
    Салют атарга урын билгеләделәр
    ТРда янгынга каршы аерым режим кертелде. Президент указы нигезендә хәзер салютны билгеле бер урында гына атарга рөхсәт ителә. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында андый берничә урын тәкъдим ителде. Тик барлык таләпләргә бары берсе туры килә. Ул - Сабан туе мәйданына керә торган җирдәге асфальт җәелгән урын.
    596
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:54
    Талантлар җитәрлек
    Эшләүче яшьләрнең I республикакүләм телевизион иҗат фестивале тәмамланды. Анда 24 шәһәр һәм районнан 400дән артык егет һәм кыз катнашты. Фестивальдә мактаулы III урынны Серго исемендәге завод яшьләренең иҗат коллективы яулады.
    561
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:53
    Мошенниклар бер миллион сумга баеган
    Полиция һәм матбугат хезмәткәрләре социаль мошенниклык фактларына юл куймас өчен никадәр тырышмасын, әледән-әле очраклар кабатланып тора. Нәтиҗәсе: бу көнгә шәһәр һәм районда 54 ялганлау очрагы барып чыкмаган. Шулай да, кызганычка, 25 кеше аферистлар кармагына эләгеп, бер миллионга якын акчасыннан колак каккан. Зыян күрүчеләр - 37 яшьтән алып 76 яшькә кадәргеләр....
    808
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:49
    Юллар хаталарны кичерми
    Тимер юл аша чыга автомобиль юллары - иң катлаулы һәм куркыныч урыннар. Шуңа күрә, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан чыгып, ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тимер юл переезды» дип аталган рейдлар уздырып тора. Узган атнада транспорт күп йөри торган урыннарда шундый профилактик акция булып, белешмәлекләр таратылган. Кагыйдә бозуның иң таралганы - переездларда тавыш сигналына...
    673
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:45
    Хезмәттәшебезгә мактаулы исем бирелде
    Массакүләм мәгъ­лүмат чараларын үс­те­рүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәм­­­­­гыятенең «Яшел Үзән» газетасы редакциясе» филиалы баш мөхәррир урынбасары Минһаҗева Гүзәл Юныс кызына «Татарстан Респуб­ликасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да югарырак уңышларга ирешүен телибез.
    568
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:42
    Баскыч төзеклеге өчен кем җавап бирә?
    «Зеленый Дол» һәм «Пост-Волга» поезд тукталышына төшә торган урында тимер-бетон баскычлар бар. Аннан көн буена бик күп пассажирга йөрергә, менәргә һәм төшәргә туры килә. Кемдер эшкә барырга ашыга, кемдер Казанга бара, шуннан кайта. Әмма әлеге баскычларның хәзерге торышы кешеләр йөрү өчен бик куркыныч хәлгә килгән. Анда һәр баскыч саен зур...
    598
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 11:41
    Саннар артына качып котылып булмый
    Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз җиденче сессиясендә 13 мәсьәлә тикшерелде. Көн тәртибе буенча депутатлар иң беренче итеп районның агымдагы елның шушы чорына социаль үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитетның икътисади анализ бүлеге җитәкчесе Роза Семенова чыгышын тыңлады. Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә берничә утырыш-киңәшмәдә тикшерелде инде. Чыгыш саен зурдан кубып...
    659
    0
    0
Реклама