Яшел Үзән

13 декабрь 2013 яңалыклары

  • 13 декабрь 2013 - 04:38
    Фирүзә
    Равил абыйга Каләмемне кулга алу белән Төрле уйлар килә башыма. Ниләр язсам да, аз булыр күк, Олуг мөгаллимем хакында. Сез - татарның милләт җанлы улы, Аның каһарманы, вөҗданы. Иҗатыгыз аша танытасыз Бөек татар халкының данын. Сездә генә шундый зыялылык, Серле аһәң, зәвык, нәзакәт. Һәр сүзегез аша саркып тора, Туган җиргә...
    1029
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:35
    Сәхнәдә эшче яшьләр көч сынашты
    Яшел Үзәндә эшләүче яшьләрнең беренче республика иҗат фестиваленең гала-концерты булып узды. Татарстан предприятиеләренең яшь эшче-хезмәткәрләре әлеге фестивальгә бик озак әзерләнде. Республиканың өч районында узган фестивальгә жюри каравына 90нан артык иҗат номеры тәкъдим ителгән иде. Фестивальнең төп призы - Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы, 100 мең сумга сертификат һәм Зур Җидегән...
    651
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:32
    Талантының чиге юк
    Чыгышлар залы яныннан үткәндә ирексездән туктап калдым. Аннан дәртле татар моңы агыла иде. Ул залдагы, тирә-яктагы һәр кешене җыр бишегендә тирбәтә. Бу җырны сәхнәдән мәктәбебезнең яраткан җырчысы Альбина Хәсәнова башкара. Мәкаләмнең төп герое да чыгарылыш сыйныф укучысы шул Альбина була инде. Кыңгыраулы мәктәп елларының бер истәлеге булып калсын дип, бу...
    651
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:30
    Чирүчидә юл салыначак!
    Бу шатлыклы хәбәрне, беренче булып, Яшел Үзәндә яшәүче Диләрә Шәрипова ишетә. Хәбәр генә түгел лә, вәгъдә итеп бирәләр аңа асфальт юлы төзүне. Әле кайда һәм кем бирә дисезме? Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәгә баргач, шундый уңай җавап ишетә ул үзенең соравына. Диләрә Шәриповага, үзе дә көтмәгәндә, видео­телефоннан...
    667
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:29
    Утырышка чакыралар
    18 декабрьдә Яшел Үзәннең тарихи-мәдәни мирас музеенда муниципаль район милли-мәдәни үзәк советының киңәйтелгән утырышы була. Иртәнге сәгать 10да башлана. Утырышка үзәк советының барлык членнары чакырыла, шулай ук теләге булган башка кешеләр дә килә ала.
    687
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:28
    Өлкәннәр хөрмәтенә
    Олы Карагуҗада яңа мәдәният йорты буш тормый. Күптән түгел биредә шушы авыл җирлегендә яшәүче сугышка кадәр туган кешеләрне зурлаганнар. Гомер эчендә бик күп михнәт кичергән әби-бабайлар хөрмәтенә чәй табыны корганнар. Алар алдында «Чияле» ансамбле чыгыш ясаган, ветераннар советы рәисе Рабига Хәбибуллина авыл җирлегендә яшәүчеләр исеменнән рәхмәт белдергән.
    615
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:27
    «Аулак өй»не карарга онытмагыз!
    Бу якшәмбедә Олы Ачасыр үзешчәннәре Аулак өйгә чакыра. 15 декабрьдә кичке сәгать сигездә «Яңа гасыр» телевизион каналының «Аулак өй» тапшыруын карарга онытмагыз!
    609
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:26
    Аферистларга ышанмаска иде дә...
    Яшел Үзәндә тагын 75 яшьлек пенсио­нер әби ялганчылар тозагына эләккән - «бозымнан» котылам дип, 450 мең сум акчасыннан колак каккан. Урамда очраклы бер хатын аны һәм кызын бозымнан бушлай дәвалыйм дип тәкъдим ясый. Имеш, 9 көннән бу «бәхетсезләргә» бөтенләй дә начар булачак. Төрлечә ышандыра белгән аферисткага әби, чыннан да бозымнан...
    657
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:25
    Кыш бабай бүләге
    Газетабызның 29 ноябрь санындагы «Төнбоек» сәхифәсендә балаларга баш­­ваткыч биргән идек. «Төнбоек»та күрсәтелгән телефонга байтак SMS-җавап килде. Иң дөрес җавапны номеры 983кә тәмамланган укучыбыз җибәрде. Алдан хәбәр ителгәнчә, зирәк укучыбызга Кыш бабай махсус бүләк әзерләде. Редакция белән элемтәгә кереп, бүләкне килеп алырга мөмкин.
    733
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:24
    Күңелле яшибез
    16нчы мәктәп күптән түгел генә 17 еллыгын билгеләп үтте. Укучылар аңа ныклап әзерләнде: мәктәп бизәлде, һәр класс мәктәп яки уку темасына төрле номерлар әзерләде. Мәктәп тормышы... Әлеге сүзләр үз эченә күптөрле мәгънә туплаган. Бу күпкыр­лы һәм катлаулы процесс. Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергә эшләгәндә генә, заман таләпләренә җавап бирерлек, тормыш...
    645
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:19
    Ах-ух килеп йөрүчеләр, гыйбрәт алыгыз!
    Халыкара инвалидлар декадасында Норлат авыл җирлеге бик тә игелекле эш күрсәтте. Авыл җирлегендә яшәүче егермедән артык кешегә - юл һәлакәтләренә очрап, шулай ук каты авырулардан, тумыштан, картлык көннәрендә сәламәтлекләрен югалткан һәм урын өстендә ятарга мәҗбүр булган авыруларның хәлен белешеп, бераз гына булса да күңелләрен күтәреп, игътибар йөзеннән эшләнде бу эш....
    651
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:17
    Туган ягы кирәк кешегә
    Дистәләгән китап авторы, студентларның яраткан остазы, тел сагында торучы атаклы галим Фәрит Йосыпов исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Аның тормыш һәм иҗат юлы районыбыз, аерым алганда, Олы Карагуҗа белән тыгыз бәйле. Ул анда кадерле кунак та, туган кадерен белүче олы абый да, авылның яшәеше турында кайгыртучы аксакал да. Шушы арада...
    695
    0
    0
Реклама