Яшел Үзән

11 декабрь 2013 яңалыклары

  • 11 декабрь 2013 - 12:50
    Елмаеп яшәгез, кызлар!
    Кибетләр хәзер, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, әле тегендә, әле монда ачылып тора. Кулланучылар өчен бу, һичшиксез, бик уңайлы. Хәзер арзан-кыйммәт төшенчәсе дә икенче планга күчеп бара. Мөмкинлекләр арткан саен без, сатып алучылар, кибетләрне товарына караганда хезмәткәрләренә карап сайларга тырышабыз. Мин үзем ашамлык­лар алыр­га шәһәрнең бер башыннан икенче башына базар...
    776
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:48
    Милли рухлы балалар кайда тәрбияләнә, дисәгез...
    Безнең балалар бакчасында бер матур күркәм традиция гадәткә керде. Ел саен Әниләр көне уңаеннан, бакчабызга Яшел Үзән мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәтне чакырабыз. Бу уңайдан без, тәрбиячеләр, бәйрәм оештырабыз, татар милләтеннән булган әти-әниләрне чакырабыз һәм балалар катнашында концерт күрсәтәбез. Бәйрәмнең асылында әни кешенең мөһимлеген бәяләү, ана статусын югарыга кую максаты ята....
    664
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:40
    Яшел Үзән психо-неврология диспансеры юбилеен үткәрде
    25 ел эчендә картлар һәм инвалидлар йорты буларак ачылган бу йорт турында бер генә республика массакүләм-мәгълүмат чарасы да күрсәтми һәм язмый калмагандыр. Күпчелек вакыйгаларны «Яшел Үзән» яктыртып бара. Әллә шуңа күрә аеруча якын ул безгә. Картлар йорты булганда газетаны күпләп яздырып алып укыдылар. Интернат картлары арасында штаттан тыш хәбәрчеләребез дә,...
    611
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:38
    Иң ышанычлы контролер – ветераннар
    - Информация ресурслары арта баргач, фикерләү һәм аралашуыбызның форматы да үзгәрә, - дип билгеләде муниципаль район башлыгы Александр Тыгин ветераннар советы активистлары белән очрашуда. - Шулардан «Халык контроле» информация системасы аеруча популяр. Башлыкның ветераннар белән очрашуы юкка түгел. Аның фикеренчә, ветераннар арасыннан халык контролерларын сайлау районда күп проблемаларны вакытында хәл...
    597
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:37
    Эш урынында бәла-каза чыкмасын өчен
    Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы эшмәкәр Александр Ивановның (исем-фамилиясе үзгәртелде) Әйшә авылында урнашкан металлдан әйберләр җитештерү цехында хезмәт һәм куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерде. РФның Хезмәт, шулай ук Фән һәм мәгариф министрлыгының 2003 елның 13 гыйнварында кабул ителгән «Оешма хезмәткәрләренә хезмәтне саклау кагыйдәләрен өйрәтү һәм хезмәтне саклау таләпләрен белүне тикшерү тәртибен раслау...
    820
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:30
    Тагын аферистлар
    Соңгы берничә атна эчендә генә дә Яшел Үзән кешеләре ялганчыларга тагын 160 мең сумга якын акча күчергән һәм шуның кадәре үк аларга каршылык күрсәтә алган. Ялган тикшерүчеләргә туганнан туганын «коткару» өчен 57 мең сум акчасын күчергән 64 яшьлек хатын иң күп зыян күрүчесе булган. Банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр алган...
    797
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:29
    Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш
    Халыкның хакимиятнең «Кайнар линия»сенә, «Халык контроле»нә, интернет аша бирелгән сорауларын муниципаль район җитәкчелеге җитди контрольдә тота. Шуңа күрә дүшәмбе саен предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә дә аларга аерым игътибар бирелә. Бу юлы, ягъни узган атнада да сораулар шактый килгән. Әйтик, балалар бакчаларында эшләүче кече персонал хезмәт хакының бик аз...
    681
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:26
    Кичәге бәяләр төшкә керә
    Тавык төшенә тары керә, диләрме әле? Менә без дә, һәркөнне арта барган бәяләрне күреп, кичәге юньрәкләрен юксынабыз. Кичә генә күпме тора иде, бүген инде менә фәлән сумга менгән, дип аптырыйбыз. Ни кызганыч, бәяләр үзгәрә һәм һаман үргә таба... Әле менә соңгы вакытта йомыркага, сөт һәм сөт ризыкларына бәяләрнең кисәк кенә...
    644
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:25
    Балыкчы боз астына киткән
    6 декабрьдә кичке сәгать җиделәрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Идел елгасының Гагарин паркы районында өлкән яшьтәге ир югалу турында хәбәр килә. Бу хакта югалган балыкчының оныгы хәбәр итә. Караңгыда югалган балыкчыны таба алмыйлар һәм эзләү эшләре икенче көнне дәвам итә. Казан коткаручылары ярдәмендә Яшел Үзәннекеләр, янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре 73...
    636
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:24
    Безнекеләр җиңүчеләр рәтендә
    Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы бара. Яшел Үзән командасы җиңел атлетика узышларында үзен күрсәтеп тә өлгерде. Тимур Райков җитәкчелегендәге йөгерешче егетләр, 4х100 эстафетасында III урынны яулап, бронза медаль белән бүләкләнде. Барысы 40 команда ярышуын исәпкә алсак, зур җиңү бу. Афәрин, егетләр!
    0
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:23
    Билгеләнүләр
    5 декабрьдә РФ Федераль иминлек хезмәтенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Анатолий Александрович Григорьев билгеләнде. *** 27 ноябрьдә Новополька авыл җирлеге Советының сессиясе булды. Сессиядә Якупов Нарвек Йосыф улы Новополька авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды.
    0
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 12:18
    Альбина табылды
    Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре югалган 13 яшьлек Альбина Арифуллованы тапты. Исегезгә төшерәбез, 20 ноябрьдә 16 сәгатьтә бу кыз өеннән чыгып киткән һәм шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел иде. Кыз турындагы белешмә бөтен җиргә таратылды, хәтта күрше республикаларга да. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗә­сендә Альбина табылды. Ул Чуашия­нең Канаш...
    581
    0
    0
Реклама