Яшел Үзән

26 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2013 - 11:12
    Балыкка дип киткәннәр...
    Татарстанда ике кеше суга батып үлде. Кыш килергә дә өлгермәде, инде боз астына китеп һәлак булучылар бар. Аянычлы хәл Актаныш районында булган. Шимбә кичендә, куйган ятьмәләрен тикшерергә дип, ике балыкчы елгага керә. Юп-юка боз ике ирне күтәреп тора алмый һәм балык­чылар суга төшеп китә. Коткаручыларга аларның салкын гәүдәләрен генә табып...
  • 26 ноябрь 2013 - 11:08
    Якташларым булдыра
    Мин Буа районы Казма авылы кызы. Гомер буе үземнең якташларым белән горурланып яшим. Халкыбыз­ның күренекле уллары - шагыйрь Ренат Харис, рәссам Бакый Урманче, профессор Вахит Хаков, сыйныфташым академик Фоат Гарифуллин белән ничек горурланмыйсың ди инде?! Күренекле якташларымның эшләрен бүген яшьләр дәвам итә. Ноябрьдә Мулла Иле мәдәният йортында Буа сатира театры...
  • 26 ноябрь 2013 - 11:07
    Билгеләнү
    «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Роберт Витальевич Сәгыйров билгеләнде.
  • 26 ноябрь 2013 - 11:06
    Кеше янып үлде
    Шимбә көнне Карамалы Тауда бер йортта янгын чыга. Янгында 61 яшьлек ир-ат һәлак була. Аның гәүдәсен янгын калдыкларын аралаганда табып алалар. МЧС хезмәткәрләре белдергәнчә, янгын, әлеге дә баягы, ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.
  • 26 ноябрь 2013 - 11:05
    Рәмилнең үзен дә көлдердек
    Олы Ачасыр мәдәният йортында концертлар бик еш булып тора. Авылдашлар гына түгел, Кече Шырдан, Кече Ачасыр, Бәчек халкы да бездә булган концертларны калдырмаска тырыша. Бу юлы юмор остасы Рәмил Шәрәпов төркеме концерты да уңышлы үтте. Рәмил үзенең иҗатташ дуслары - җырчылар Эльвир Солтанов, Раил Сад­риев, Айгөл Сәгыеваны алып килгән. Алар,...
  • 26 ноябрь 2013 - 11:03
    Яңа башлыклар сайланды
    20 ноябрьдә шәһәр тибындагы Карамалы Тау муниципаль берәмлеге башлыгы итеп Айрат Минтаһир улы Гыйниятов сайланды. Айрат Гыйниятов 2010 елдан Олы Ходяш авыл җирлеге башлыгы булып эшли, аңа 35 яшь. Хәзер җитәкчелек итәсе муниципаль берәмлеккә Карамалы Тау, Мизиново, Олы Ходяш авылы җирлекләре кертелде. Шул ук көнне Әйшә авылы җирлеге башлыгы итеп...
Реклама