Яшел Үзән

22 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 22 ноябрь 2013 - 11:57
    Йортымны аерылган иремнән башка сата аламмы?
    Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә. Без ирем белән закон нигезендә аерылыштык. Балалар минем белән калды. Әтиләре аларга алимент түли. Ирем әле аерылышканчы ук өйдән үзе чыгып китте, мин балалар белән шунда калдым. Ләкин ул пропискада тора. Өч ел эчендә бүленмәсә, аннары милек тә, йорт та бүленми икән, дип ишеттем....
  • 22 ноябрь 2013 - 11:54
    Икмәкнең агы да, карасы да кирәк!
    Газета-журнал яздырып уку хәзер заманча түгел, дип әйтергә яраталар. Интернет һәм телевидение булгач, янәсе. Әмма яңа табадан төшкән, туган телеңдә язылган, якташларыңның тормышын яктырт­кан, таныш йөзләрнең матур фотолары чыккан газетаны алып укудан да зур ләззәт бармы икән?! «Газетада чыккан, димәк, ташка басылган» дигән нәрсә дә бар бит әле! Район хәлләре,...
  • 22 ноябрь 2013 - 09:03
    Аферистларның чираттагы корбаны
    Яшел Үзәндә яшәүче 58 яшьлек хатын «мораль компенсация» буларак 500 мең сум акча алу өчен ялганчыларга 65 600 сум акчасын күчергән. Пенсионер хатын 2011 елда телефон аша 17 мең сумга кан басымын төшерә торган аппаратка заказ биргән булган. Аппаратны аңа өенә китереп бирәләр. Әмма ул үзендә бернинди дә уңай үзгәреш...
  • 22 ноябрь 2013 - 09:00
    Хаҗ кылучылардан нур бөркелә
    Мөселман халкы ел саен Аллаһ Тәгаләнең изге китабы Коръән иңгән, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мөбарәк аяклары белән атлап йөргән Мәккә-Мәдинәгә вәҗиб гамәл - хаҗ намазы кылырга бара. Изге урында җир шарының төрле почмакларыннан миллионлаган кеше җыела. Аларның һәммәсен: «Лә иләһә илләлаһү, Мүхәммәдүр-расүлүллаһ» кәлимәсе берләштерә. Хәзер хаҗ кылырга Татарстаннан баручылар бихисап. Яшел...
  • 22 ноябрь 2013 - 08:59
    Терлек асрау да белемлене ярата
    Бишнәдә 11 баш савым сыеры асрап көн күрүче гаилә барлыгын ишеткәч, гаҗәпләнеп тә куйдым башта. Булса да була икән уңганнар! Терлек каравы җиңел эш түгел дип беләбез бит инде. Аннары, районның совхоз ягы авыллары кешеләренең, нигездә, Казанга йөреп эшләве дә мәгълүм. Ә менә Бишнәдә гомер итүче Люция һәм Илһам Шакировлар,...
  • 22 ноябрь 2013 - 04:50
    Мәктәп һәм бакча – авылның йөрәге ул!
    Мәктәп һәм балалар бакчасы теләсә кайсы авылның йөзен билгели, шуңа күрә редакция заданиесе буенча районга командировкага чыкканда мәгариф учакларының торышы, эш-гамәлләре белән танышырга тырышабыз. Бишнәгә баргач та, иң беренче эш итеп, мәктәпкә кердек. Ике катлы типовой бинага урнашкан Бишнә башлангыч мәктәбе балалар бакчасын да үз канаты астына сыендырган. Балалар бакчасының...
  • 22 ноябрь 2013 - 04:48
    «Яшел Үзән» – Бишнәдә иң күп укыла торган газета
    Бишнәдә безнең «Яшел Үзән» газетасын 30га якын кеше өенә яздырып алып укый. Республикада татар телендә чыга торган бүтән газета-журналларны да байтак кеше алдыра. - Райондагы һәм шәһәрдәге бөтен төр яңалыкны бары тик «Яшел Үзән» газетасыннан гына укып белергә мөмкин, шуңа күрә дә күпләр район газетасына язылуны кулай күрә, - дип...
  • 22 ноябрь 2013 - 04:33
    Аем да син, кояшым да
    Әни! Өч хәрефтән торган шул сүзгә күпме мәгънә салынган. Шул сүзне ишетүгә, күңелгә җылылык, тынычлык кереп урнаша. Дөньяга туып, сулыш алабыз, иң тәмле ризык - әни сөтен имәбез, сөйләшә башлыйбыз, тәпи китәбез - болар барысы да әни ярдәме белән. Барлык хисләребезне, кайгыларыбызны, шатлык­ларыбызны аның белән уртаклашабыз. Дөньядагы кояш белән айны...
  • 22 ноябрь 2013 - 04:30
    Соңгы юлга озатканда...
    Икенче дәү әниемне дә җирләдек. Мин аны, яратып, «кечкенә әби» дип йөртә идем. Буе кыска булгангамы, кечкенәдән шулай күнегелгән. Әбиләрем дә, бабайларым да калмады. Әтием, әнием дә ятим калдылар. Авыл зуррак булган саен, хәбәр акрынрак тарала, ахры. Бердәмлек, ярдәмләшү, хәл белешү җитеп бетмиме шунда... Күпләр әбиебезнең үлгәнен аны җирләп кайтканның...
  • 22 ноябрь 2013 - 04:29
    Александр – призер
    «Форпост» яшьләр берләшмәсе хезмәткәре 9нчы лицейның XI сыйныф укучысы Елагин Александр «Ел лицеисты-2013» спартакиадасының призеры булды. Спартакиада 13,14 ноябрьдә Казанның «Динамо» спорт базасында узды. Катнашучылар анда үзләренең физик яктан осталыкларын гына түгел, ә хокук саклау өлкәсендәге белемнәрен дә күрсәтте. Конкурс нәтиҗәсе буенча Елагин Александр «Коралны әйбәт белүче» номинациясендә II урын...
  • 22 ноябрь 2013 - 04:29
    Безнекеләр – турнирда
    Казанда ветераннар һәм яшьләр арасында шахмат һәм шашка буенча республика темпотурниры булып узды. Анда РФ Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе командасы катнашып, IV урынны алды. Болар ветераннар: Госман Төхфәтуллин, Гыйльметдин Шәрәфетдинов, Людмила Лекарева, Намуна Гобәйдуллина, Вячеслав Байцур, Вазыйх Биккенов. «Гаилә» номинациясендә иң яшь катнашучы 6 яшьлек шахматчы Җәмил Төхфәтуллин иде,...
  • 22 ноябрь 2013 - 04:25
    Яңа муниципаль берәмлек оешты
    Карамалы Тау, Мизиново, Олы Ходяш авылы җирлекләре халкы якшәмбе көнне яңа үзидарәгә үзләренең вәкилләрен сайлады. Яңа сайланган 10 депутат Карамалы Тауда оешкан муниципаль берәмлек халык мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт куячак. Шәһәр тибындагы Карамалы Тау бистәсендә яңа муниципаль берәмлек оештырыла - әлеге сайлау­ның үткәрелү сәбәбе шуннан. Мәгълүм булганча, алда әйт­кән авыллар мөстәкыйль...
Реклама