Яшел Үзән

7 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 7 ноябрь 2013 - 12:40
    Акрын менә, әмма ышанычлы адымнар белән
    Республиканың икътисад министрлыгы Татарстан районнары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингын әзерли. Рейтингта эшсезлек, уртача хезмәт хакы, кеше башына җитештерелгән товар күләме һәм башкалар урын ала. Безнекеләр 45 район арасында 19нчы урында. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, биш баскычка югарырак менгән.
  • 7 ноябрь 2013 - 12:40
    Ярдәм җибәрелгән
    Амур өлкәсендә авыр хәлдә калучыларга гуманитар ярдәм җыю районыбызда «Родник» гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәгендә оештырылган иде. Бер ай дәвамында предприятиеләр, оешмалар һәм гади гражданнардан җыелган ярдәмне Казандагы «Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләр өчен» посылка җыю пунктына тапшырдылар. Ярдәмегез вакытында барып җитәчәк, дип ышандыралар анда.
  • 7 ноябрь 2013 - 12:31
    Караңгылыкны кем ярата?
    Яшьләрме, өлкәннәрме? Хәзер ел фасылының иң караңгы һәм аңлаешсыз вакыты. Яктылык, кояш нуры җитмәүдән интегә күп кеше. Эшкә бер караңгыда китәсең, икенче караңгыда кайтасың. Рәхәт түгел. Шуңа да инде көзге тоташ караңгылыкта кешеләр депрессия хәле кичерә, күбрәк йоклыйсы килә. Әмма эшкә дә бармыйча булмый. Шуңа да инде бу чорда урамнар...
  • 7 ноябрь 2013 - 12:31
    Иҗтимагый совет кабул итә
    2013 елның 12 ноябрендә Горький исемендәге мәдәният сараеның (Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 46нчы йорт) ПФМК ветераннары Советы бүлмәсендә 17дән 18 сәгатькә кадәр Яшел Үзән муниципаль районы Иҗтимагый советы халыкны кабул итә. Телефон 4-05-35.
  • 7 ноябрь 2013 - 12:10
    Билгеләнүләр
    1 ноябрьдә Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы итеп - Илнар Рәшит улы Гафиятуллин, «Яшел Үзән сөт комбинаты» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры вазифасына Артур Иванович Егоров билгеләнде.
Реклама