Акъегет, Бакырчы, Юынчы авылларында зиратлар тәртиптә тотыла. Халык, язын-көзен җыелып, зират эчен чистарта, искергән чардуганнарны һәм коймаларны рәтли, буяп яңарта. Бу эшләрне мәчет
оештыра.
Акъегет авылы җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев белән очрашып авыл хәлләрен сөйләшкәндә, ул, беренче итеп, җирлектәге мәчетләргә рәхмәтле булуын белдерде. Мондый өмәләр һәр авылга да кирәкле гамәл,...