Яшел Үзән

16 октябрь 2013 яңалыклары

  • 16 октябрь 2013 - 12:29
    Язлар яши сезнең күңелдә!
    «Һәр җирдә бер хикмәт көтә, Бүген гади көн түгел. Бүген өлкәннәр бәйрәме - Шуңа шатлана күңел. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле өлкәннәребез: кадерле әбиләребез, апаларыбыз, чал чәчле дәү әниләребез! Бәйрәм белән котлый бүген, сезне...
    717
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 12:20
    Утлар-сулар кичтек, дошманнарны җиңдек көрәшләрнең бөтенесендә
    Дөнья бетә, ахырзаман фәлән көнне була икән дигән сүзләр бөтен халык телендә булды. Кибетләрдә тоз-шырпы кебек товарларны күпләп алып бетерделәр. Хәтта кайберләре җир асты җайланмалары да казыдылар. Имеш, ул анда баеп ятачак. Нигә соң җир тетрәвен алдан игълан итмиләр? Ә хәзерге су басуны? Әллә соң бу афәтләрне Ходай Тәгалә бик...
    846
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 12:05
    Җиңүче нур!
    Татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин Лениногорск районының Сугышлы авылында 1913 елда туган. 1941 елның июленнән фронтта. Сержант Гафиятуллин 2нче Балтыйк буе фронтының 22нче армиясе 37нче укчылар дивизиясенең 20нче укчылар полкында отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә. 1944 елның гыйнварында икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре Псков өлкәсен азат итү өчен...
    901
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 12:00
    «Шатлык»ка шатланып йөрсеннәр
    Осиново бистәсендә «Шатлык» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Бу тантаналы вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан Президенты Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башка рәсми затлар белән балалар бакчасы бинасын карады. Биредә балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да булдырылган: йокы бүлмәләре белән 14...
    622
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 11:34
    Коррупциягә кагылышлы сораулар булганда
    2013 елның 17 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләр һәм коррупция идарәсе җитәкчеләре халыкны кабул итә. Бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләсе буенча сораулары булганнар 4-47-06 телефоны аша яки Заикин урамының 1нче йортына, ягъни полициягә килеп, алдан язылып куя ала.
    1965
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 11:18
    245 мөрәҗәгать
    Хакимиятнең «кайнар линия»сенә, халык контроленә халыктан барысы 245 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләр арасында, һәрвакыттагыча, торак-коммуналь мәсьәләләргә кагылганы күп. Халыкның фатиры җылынган, әмма үзәктән ягып җылыткан өчен, түләүнең сентябрь аенда ни өчен артуы белән кызыксыналар.
    562
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 10:04
    Бүләкләүләр
    Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «ВЗП Заволжье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Яшел Үзән районы Рус Әҗәле терлекчелек комплексы бозау караучысы Вәлиева Рушания Гаяз кызына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Агросәнәгать тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «Ак Барс» кошчылык комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең, Яшел Үзән...
    0
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 10:04
    Билгеләнү
    10 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифасына Афанасьева Рәйсә Вәли кызы билгеләнде.
    0
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 09:46
    ОДНны киметергә була
    Соңгы ике-өч айда без яшәгән күп катлы торак йортта подъездда, подвалда янып торган ут өчен (ОДН) түләү кимеде. Бу - торак йортта яшәүче актив хатын-кызларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Торак йортта яшәүче фатир хуҗаларының электр счетчигы күрсәткечләре бер үк көнне, һәр айның 25ендә язып алына һәм, ут өчен түләүдә хаталар һәм...
    647
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 09:43
    Балаларыгызны саклагыз!
    Балалар юлларда күбрәк үз гаепләре белән авариягә эләгеп имгәнә. Күптән түгел шундый ике очрак теркәлде. 26 сентябрьдә Яшел Үзәннең Октябрьская урамындагы 1нче йорт каршында «Хонда-Цивик» автомобиле парковкаланган транспорт артыннан кинәт йөгереп чыккан 4 яшьлек малайны бәрдерә. Әти-әнисе шунда булса да, аны бәладән саклап кала алмыйлар. Баланың борын сөяге сына, аягына...
    1078
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 09:37
    Төргәк эчендә нәрсә бар?
    «Мәк» Бөтенроссия операциясе һәм Татарстанда «Наркотиксыз тормыш» акциясе кысасында Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләре наркотиклы үсемлекләр үскән урыннарны ачыклап тора. «Мәк» операциясе ел саен наркотиклар ясаганда кулланылучы үсемлекләр үстерелгән урыннарны юкка чыгару һәм аларны законсыз әйләнешкә кертмәү максаты белән уздырыла. - «Наркотиксыз тормыш» акциясе башлану белән республика наркополицейскийлары киндер үстерелгән урыннарны...
    745
    0
    0
Реклама