Яшел Үзән

11 октябрь 2013 яңалыклары

  • 11 октябрь 2013 - 11:39
    Шигърият дөньясында
    Пар канатым Авылымда бар шул минем зур бәхетем: Пар йолдыздай үз мәктәбем, үз мәчетем, Икесен дә тигез күреп мин яраттым, Алар минем көчле рухи пар канатым. Түбән калмас бу җан алар бар чагында, Алдый алмас тормыш чуар кочагында. Казаларга калдырма Кичәге көн ул синеке түгел, Кайтасы юк аның мәңгегә. Хаталарың...
    854
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 11:20
    Кичәгесе горурландыра, бүгенгесе куандыра
    «Казан» кошчылык фабрикасы юбилеен билгеләгәндә аның тарихына күз атып, эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга, тырыш хезмәткәрләрен барларга, производстводагы уңышларына сокланырга, күпләр кызыгырлык социаль проектлары һәм киләчәккә корган планнары белән уртаклашырга була. Тарихсыз киләчәк юк Әлеге предприятиегә узган гасырның 70нче елларында Казан белән Яшел Үзән шәһәрләре арасында, транспорт элемтәсе өчен уңайлы Горький автомобиль...
    761
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 10:42
    Шәһәр һәм районыбыздагы барлык мөселманнарны ихлас йөрәктән зур дини бәйрәм – Корбан гаете белән тәбриклим!
    Бу бәйрәм барча милләт һәм конфессия вәкилләренә бердәй якын һәм аңлаешлы булган мәрхәмәтлелек, мәхәббәткә һәм иманга тугрылыклы булу идеяләрен гәүдәләндерә. Район һәм шәһәребез халкы мөселманнарның традицияләрен хөрмәт итә һәм шушы зур бәйрәм шатлыгын, күңелле үзгәрешләргә, уңышка һәм бәхеткә булган якты өметләрне чын күңелдән уртаклаша. Халыкларның үзара дус һәм бер-берсен хөрмәт...
    702
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 09:12
    Киңәш-табыш итү
    2013-2014 уку елы - Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре елы дип игълан ителде. Республика күләмендәге мөһим тәрбияви ел уңаеннан «Родина» мәдәният сараенда 4 октябрь көнне балалар бакчасы мөдирләре һәм тәрбиячеләренең республика күләмендәге киңәшмәсе булып узды. Балалар бакчасында балаларны тәрбияләү һәм сабыеңны бакчага йөрткән өчен яңача түләү мәсьәләсе хакында сүз...
    682
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 06:39
    Укытучылар бәйрәмендә
    Узган җомга көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда укытучыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур уңышка ирешкән бер төркем хезмәт алдынгысына бүләкләр һәм төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Асия Закирова, Фәридә Галәвиева, Дания Гыймадиева, Сәрия Вәлиева, Җәмилә Җиһаншина, Ләйсән Хәмитова, Динә Бәдретдинова, Роза Шакирова кебек...
    749
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 06:39
    Планетарий эшли башлаячак
    Обсерваториядә урнашкан В.П.Энгельгардт исемендәге планетарий озакламый тулы көченә эшли башлаячак. Биредә берьюлы 80нән артык кешене кабул итәргә мөмкин. Галәм серләре белән кызыксынучыларга караңгы упкыннар, Дарвин теориясе эволюциясе, гомумән, астрономия турындагы фильмнар тәкъдим итәләр. Планетарий бинасында сувенирлар сатыла, кафе эшләячәк. Керү бәясе 300 сумнан да ким булмас, дип әйтәләр.
    812
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 05:47
    Шуарга урын була
    Урамда һава температурасы бу арада әллә ни түбән булмаса да, кыш бусагада тора. Димәк, чаңгы-чана, тимераяк чираты җитә. Балалар һәм үсмерләр ялын оештыру өчен җаваплы хезмәтләр, җиң сызганып, хоккей тартмаларын әзерләргә кереште. Быел шәһәрдә барысы 10 хоккей тартмасы булыр, дип планлаштырдылар. Аларның күбесе үз урыннарында булачак. Декабрь башына барлык хоккей...
    679
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 05:28
    Рәшәткә артында да тормыш дәвам итә
    Безнең районда зур предприятиеләр һәм республика күләмендәге социаль объектлар байтак. Территория аша федераль автомобиль, тимер һәм су юллары уза. Шуңа күрә федераль 5нче төзәтү колониясенең бездә - Свияжскида урнашкан булуы гаҗәп түгел. Чәнечкеле чыбыклары белән әллә кайдан куркытып торган әлеге учреждениенең эчке дөньясын аннан да куркынычрак итеп күзаллыйбыз. Менә шунда...
    626
    0
    0
Реклама