Яшел Үзән

4 октябрь 2013 яңалыклары

  • 4 октябрь 2013 - 12:19
    «Сездән дә бит тәмәке исе килә!»
    Мәктәп шау-шуыннан башка, дәрескә чакыручы, дәрестән чыгаручы кыңгырау тавышларсыз, «кәгазь боткаларсыз», плансыз, расписаниесез тагын гомернең бер елы үтеп китте. Ә истәлекләр, хатирәләр һаман хәтердә. Искә төшәләр дә сагындыралар. «Ашыга-кабалана, дәрескә соңга калмыйм», - дип йөгергән чаклар... Көзге пычраклар, кышкы җил-буранлы, көрт ерып барган юллар, еллар... «Барысы да хәзер генә булган...
    377
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 11:12
    Нәсел шәҗәрәсе ниләр сөйли?
    Хәзер авылыбызның һәр йортында диярлек нәсел шәҗәрәсе дәфтәре бар. Коръән уку мәҗлесләрендә, мәрхүмнәргә дога кылганда әнә шул дәфтәрдән файдаланабыз. Безнең күршебез Шиһаповларның нәсел шәҗәрәсе ниләр сөйли? Менә шәҗәрәдәге кайбер кешеләр исемлеге: Сәгъди улы Шиһабетдин Шиһабетдин улы Әкраметдин (1906-1943) Әкраметдин улы Әхмәт (1935-2001) Шиһабетдин улы Бари (1915-1944) Бари кызы Луиза (1938)...
    534
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 11:11
    Үтте яшьлек, гөрләп-янып
    Комсомоллар клубта, Хат язалар фронтка. Комсомол да булма имеш, Мәктәпләрдә укып та. Алдымда 1948 елда төшкән Акъегет җидеелык мәктәбе комсомол ячейкасы фоторәсеме. Комсорг - Галина Асхатовна, без 6-7 класста укыганда рус теленнән укытты, класс җитәкчебез иде. Бу фотода хәзерге вакытта исән булганнар өчәү генә. Укытучыбыз һаман да шулай сөйкемле, бит...
    376
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 10:45
    Күпсанлы сәләткә ия булган мөгаллим
    Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Алар арасында укыту-тәрбия белән бәйләнгәннәре аерылып тора. Укыту-тәрбия ана теленә, милләтнең рухи һәм матди өйрәтмәләренә, гореф-гадәтләренә, аның милли сыйфатларына, булачак шәхеснең эчке халәтенә нигезләнеп гамәлгә ашырылырга тиеш. Балада туган иленә, туган теленә, халкына карата мәхәббәт тәрбияләү, аның үсеш тарихын, тарихи ядкарьләрне өйрәнү һәм саклау, милли...
    448
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 09:12
    Ел саен 500 млн кеше грипп йоктыра
    Статистика мәгълүматларына караганда, һәр кеше елына ике тапкыр грипп яки ОРВИ белән авырый. Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Соңгы вакытта кешеләр профилактик чараларның җитдилеген һәм файдасын аңлый башлады, «үтәр әле» дип йөрү гадәтеннән котыла баралар. Гриппны профилактикалауның 3 төре билгеле. Бу - вакцинация, химиопрофилактика (вируска каршы чаралар) һәм...
    406
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 08:56
    Батырлар Бәйгедә барланды
    Узган шимбәдә Яшел Үзәннең яшь көрәшчеләре сезонны ачып җибәрде. Шушы турнирда җиңү яулаучыларга республика бәйгеләренә юл ачыла. Татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир, шаулап-гөрләп, 5нче татар гимназиясендә узды. Быелгы бәйге «Табигать байлыклары» МУП директоры, районда көрәш кебек спорт төрен үстерүгә һәрвакыт финанс ярдәме күрсәтеп торган Равил Габдрахманов истәлегенә багышланды. Анда...
    361
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 07:31
    Әнисе дә, кызы да – укытучы
    Быел шәһәр һәм район мәктәпләренә 22 яшь укытучы эшкә килде. 10нчы гимназия укытучысы Алсу Вахитова - шундый яшь мөгаллимнәрнең берсе. Җайлы туры килгән Алсуга. Яшь булуына, Идел буе (Казан) федераль университетын тәмамлап, беренче ел гына укытуына карамастан, үзе теләгән сыйныфны - беренчеләрне ышанып тапшырганнар аңа. Мөгаллимнәр династиясеннән булуын да исәпкә...
    274
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 06:51
    Депутатлар сүз куертмады
    Депутатларга, ә аларның күбесе җитәкчеләр, ял юк: шимбә көнне шәһәр һәм район Советларының чираттан тыш сессияләре узды. Шәһәр Советы депутатлары - 9, районныкылар 16 мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Сессияләрдә тикшерелгән төп мәсьәлә - 2013 елның 9 аенда район һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре. Докладчылар (шәһәр Советы сессиясендә -...
    326
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 06:44
    Мактаулы исемнәр
    Илебез машина төзү тармагы үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең 16нчы цехы формовкалаучысы Волков Илдар Нурислам улына «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Илебез машина төзү тармагы үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «А.М.Горький исемендәге...
    0
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 06:42
    Истәлекләр Дәүләт архивында сакланачак
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән бик күп проектлар тормышка ашырыла. «Безнең уртак Җиңү» (www.41-45.su) проектының максаты, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләрен видеоархивка туплау. Ветераннарның истәлекләре башта РФ Дәүләт архивына җибәрелә, аннары аларны Интернетта укып һәм карап булачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан...
    293
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 05:51
    Иҗтимагый Совет кабул итә
    2013 елның 8 октябрендә Горький исемендәге мәдәният сараеның (Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 46нчы йорт) ПФМК ветераннары Советы бүлмәсендә 17дән 18 сәгатькә кадәр Яшел Үзән муниципаль районы Иҗтимагый советы халыкны кабул итә. Телефон 4-05-35.
    0
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 04:41
    Өлкәннәрне яшьләр котлый
    Күгеш авылы яшьләре өлкәннәр көнендә авылдашларын хөрмәтләде. Яшьләр авылда яшәүче өлкәннәрне үзләре әзерләгән концертка чакырды. Күгеш, Айдар, Әрә авылларында яшәүче әби һәм бабайлар бик теләп җыелды клубка. Онытмыйча игътибарлы булуларына бик рәхмәтле булды алар. Әле узган җомга көнне генә авылда Илнур Миннегалиев концерт куйган иде. Анысын да иганәче бәйрәм хөрмәтенә...
    245
    0
    0
Реклама