Яшел Үзән

25 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 25 сентябрь 2013 - 12:06
    Җылылык көтәбез, ә бурыч җыелган
    Менә алтын көзнең дә бер ае узып бара. Фатирларыбызда җылы түгел. Быел сентябрь соңгы елларга караганда салкынчарак һәм яңгырлы булуы белән аерылып торды, шуңа күрә күбебез җылыга туймый, җылы бирмәделәрме икән дип, көн саен, кулыбыз үзеннән-үзе батареяга үрелә. Ә җылы бирүчеләр өч көн рәттән урамда 8 градус җылылык торганны көтә....
    637
    0
    0
  • 25 сентябрь 2013 - 12:04
    «Тукай фонды»ның беренче лауреатлары
    18 сентябрь көнне Яшел Үзән Милли-мәдәни үзәк советының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта республика «Тукай фонды»ның Яшел Үзән бүлеге лауреатларына бүләкләр тапшырылды. Милли-мәдәни үзәк советының тарихи-мирас музеенда узган утырышында мөгаллимнәр, мәгариф ветераннары, журналистлар, шәһәрдән һәм районыбыз авылларыннан килгән милләт җанлы шәхесләр милли мәгариф үсешендәге яңа кануннар, Яшел Үзәндә бөек шагыйребез...
    758
    0
    0
  • 25 сентябрь 2013 - 12:04
    Җәй паромны көтеп узды
    Паром йөри башлады. Идел аръягы авылларында кышлык бәрәңге үстерүчеләргә күңелле яңалык булса да, паромның гомере кыска шул. Карлы-бозлы көннәр, кыш озак көттермәс.
    542
    0
    0
  • 25 сентябрь 2013 - 11:57
    Кибеткә сумка белән кереп буламы?
    - Кибетләргә кергәндә бездән сумканы саклау камерасына куюны, яисә икенче кибеттән алган товарны яисә шәхси әйберләрне, ә чыкканда сатып алганнарны һәм чекны күрсәтүне таләп итәләр. Ә үзләре саклау камерасында сакланучы әйберләр өчен җавап бирүдән баш тарталар. Кибетләрнең кайберсендә бер ачкыч бөтен камера ячейкалары ишекләрен ачарга мөмкин. Ышанычлы түгел. Законда бу...
    594
    0
    0
  • 25 сентябрь 2013 - 11:55
    «Күгәй»дәге яңалыкка дәүләт субсидиясе кирәк!
    «Күгәй» кооператив хуҗалыгында икмәкне килосын 4 сум 50 тиеннән бирәләр. Уракта эшләгән кеше менә шулай очсыз бәядән ала ашлыкны. Чынында без «Күгәй» хуҗалыгына терлекчелек тармагына кертелә торган яңалыгы белән танышу максатында бардык. Әмма урып җыю эшләре тәмамланып килгән чакта, рәискә биргән беренче соравыбыз, әлбәттә инде, урак нәтиҗәләре турында булды. Көзен...
    652
    0
    0
  • 25 сентябрь 2013 - 10:09
    Тыюлыкта тыелмасаң – штраф!
    «Свияжск» тыюлыгында кагыйдә бозучылардан беренче алты айда түләтелгән штраф 64000 сумга җиткән. Тыюлыкта кагыйдә бозучыларның күбесен балыкчылар тәшкил итә. Экология полициясе теркәгән 85 кагыйдә бозуның 39ы балык тотучыларныкы. Ярамаган урында моторлы көймә белән балык тотып йөргән өчен ике көймә алынган, барлыгы 38 ятьмә алынып юк ителгән. Тыюлык таләбенә буйсынырга теләмичә...
    528
    0
    0
  • 25 сентябрь 2013 - 09:09
    Безнекеләр сынатмый
    «1000 топ-төбәк менеджеры» рейтингына 32 Татарстан менеджеры керде. Алар арасында «Майский» агрокомбинаты» генераль директоры Илшат Ганиев һәм «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ренат Мистаховның булуы без, якташларында, горурлык хисе уята.
    541
    0
    0
  • 25 сентябрь 2013 - 06:33
    Мактаулы исемнәр
    Республиканың агросәнәгать комплексы үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Ак Барс» кошчылык комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Зеленодольск филиалы директорының җитештерү буенча урынбасары Леонтьев Сергей Викторовичка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. ТР Президенты указы нигезендә Яшел Үзән медицина училищесының татар теле укытучысы Наилә Сәгыйть кызы...
    1043
    0
    0
Реклама