12 сентябрьдә башкалабыз Казанда VI Бөтенроссия татар фольклор фестивале «Түгәрәк уен» башланып китте. 17 регионнан килгән 1000нән артык катнашучының берничә төркеме икенче көнне безнең Бишнә мәдәният йортында чыгыш ясады.
Әстерхан, Төмән, Омск, Нижгар өлкәләреннән килгән фольклор коллективларын Бишнә, Олы Яке, Әйшә, Карагуҗа, Уразлы, Осиново, Каратмән авылларының мәдәният хезмәткәрләре һәм фольклор...