Яшел Үзән

13 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 13 сентябрь 2013 - 11:45
    Балалар парта артына утырды
    Шәһәр һәм район мәктәпләрендә яңа уку елы матур гына башланып китте. Быел 14563 мәктәп баласы парта артына утырса, 7540 сабый балалар бакчасына йөри. Яңа уку елы башланыр алдыннан җаваплы җитәкчеләр белем бирү йортларының яңа уку елына әзерлеген тикшереп-карап чыкты һәм, гомумән алганда, мәктәпләр дә, балалар бакчалары да чираттагы уку елына...
    622
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 11:05
    Игълан бирә бел
    Яшел Үзән прокуратурасы рекламалар эшләнешендә закончылык үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында «МФО Финанс», «Экспресс Деньги», «Альянс Финанс» ширкәтләренең микрофинанс оешмалары булуы ачыкланды. Акча биреп торуда арадашчы булып, шул исәптән, физик яки юридик затларга процентлы яисә процентсыз займнар бирүдә хезмәт күрсәтү әлеге оешмалар эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Халык игътибарын җәлеп итү...
    758
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 10:02
    Баласын карамаучы гаепләнә
    Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Р.Зариповка карата (исеме үзгәртелде) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвенә теләктәшлеген белдерде. Ризван Зарипов - аерылган, рәсми эш урыны юк - РФ УКның 157 статьясының 1нче бүлегендә каралган җинаять кылган (балаларына яки эшли алмый торган ата-анасына яшәргә акча бирмәү). Аның балигъ булмаган балаларына алимент бурычы 91989 сумга...
    685
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 09:41
    Гөмбә – урман байлыгы ул
    Быел гөмбә күп. Шәһәр үзәгендә урнашкан колхоз базарында күрше республика гөмбәчеләре нинди генә төрен сатмыйлар хәзер. Агы, карасы, сарысы дигәндәй. Бары да бар. Узган ял көнендә без дә барган идек урманга. Гадәттә бакчабыз янәшәсендәге Әйшә урманчылыгына йөрибез. Күз ачып йомганчы бер чиләк җыйдык дип әйтә алмыйм, әмма эзләсәң, йөрсәң, урманда...
    634
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 09:23
    Прокурорларның халыкара ассоциациясе конференциясе үтте
    Быел ул 18нче тапкыр үткәрелде һәм аның эшендә Татарстан Республикасы прокуроры, икенче класслы юстиция дәүләт советнигы Кафил Әмиров та катнашты. Прокурорларның халыкара ассоциациясе дөньяның 150 дәүләтенең 250 мең прокурорын берләштерә. Быел Мәскәүдә узган конференция эшендә 90 илдән 800 прокурор катнашты. Алар арасында АКШ, Австралия, Канада, Германия, Кытай, Япония, Норвегия һәм...
    604
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 09:22
    «Халык участковые» бөтенроссия конкурсы
    Россия Эчке эшләр министрлыгында «Халык участковые» бөтенроссия конкурсы башланып китте. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы участковыйны халык Интернет тавыш бирү юлы белән билгели. Бүген һәр дүртенче җинаять участковыйлар ярдәмендә ачыла. Шуңа күрә алар көн-төн үзләренә билгеләнгән участокларда. Конкурсантларны 11еннән алып 20 сентябрьгә кадәр сайларга була. Конкурста катнашучы участковыйлар...
    616
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 08:36
    Мәктәпкә браслет тагып йөрергә кирәк
    5 сентябрьдә Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре 16нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары белән берлектә «Игътибар - балалар!» операциясе кысаларында «Юлда күренеп йөр!» һәм «Куркынычсыз ЗЕБРА» акцияләрен үткәрде. Әлеге чара кысаларында балалар җәяүлеләргә һәм автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында листовкалар таратты, кечкенә яшьтәге мәктәп укучыларына урамны ничек чыгу тәртибен күрсәтте. Балаларга...
    652
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 07:56
    Бүген район башлыгы сайланды
    Бүген Горький исемендәге мәдәният сараеның конференцияләр залында Яшел Үзән муниципаль районы Советының - утыз өченче, Яшел Үзән шәһәр Советының егерме бишенче сессияләре булды. Район Советы сессиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Евгений Богачев, Илшат Ганиев, Иван Егоров, Валентин Кострин һәм...
    546
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 04:35
    Судта – яңа рәис
    Россия Президенты указы нигезендә Яшел Үзән шәһәр судына яңа рәис - элек ТР Югары судында эшләгән Андрей Николаев билгеләнде. Ә элеккеге рәис, Яшел Үзәндә 16 ел эшләгән Александр Ковальчук, Казан районнарының берсе судына рәислек итәчәк.
    555
    0
    0
Реклама