Яшел Үзән

23 август 2013 яңалыклары

  • 23 август 2013 - 12:12
    Ишегалды бәйрәмендә
    15 августтан Яшел Үзәндә Республика һәм Шәһәр көненә багышлап Ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә башлады. Бәйрәмнәрнең беренчесе 15 августта Фрунзе урамының 7нче йорты ишегалдында үткәрелгән булса, быел соңгысы 26 августта Королев урамының 8А йорты ишегалдында узар. Ишегалды бәйрәмнәре шәһәрнең Гагарин (10нчы йорт), К.Маркс (17, 57, 62нче), Украинская (7нче), Паратская (10нчы), Жуков (1нче),...
    282
    0
    0
  • 23 август 2013 - 11:09
    Авылның киләчәге фермерлар кулында
    Олы Яке якларына барсаң, кайсы йортка кермә, кем белән генә аралашма, һәрберсе турында аерым бер мәкалә язарга булыр иде. Тырыш кешеләр яши анда. Тормышлары төзек, табыш табып яшәргә күнеккән, элек-электән яшелчәчелек белән дә дан казанган, күп еллар тупланган тәҗрибәне югалтмыйча, хәзер аны шәхси хуҗалыкларында файдалана. Олы Яке авылына Уразлыга баручы...
    319
    0
    0
  • 23 август 2013 - 10:36
    Батырлык һәм талант үрнәге
    Тарихта мәшһүр әдипләр, сокланырлык каһарманнар, талантлы шәхесләр күп. Ә үз исемнәрен үлемсез батырлыклары, явыз дошманга каршы аяусыз көрәшләре белән мәңгеләштерә алганнары берничә генә. Байрон һәм Пе-тефи, Юлиус Фучик һәм Гарсиа Лорка, татар шагыйре Муса Җәлил шундыйлардан. Муса Җәлил - татар халкының горурлыгы. Ул үзен шул милләтнең бер вәкиле итеп тойган....
    399
    0
    0
  • 23 август 2013 - 10:01
    Яшь матрослар Англиягә курс алды
    «Дельфин» яхта клубының яшь матрослары «Adventure» яхтасында Англиядә мавыктыргыч халыкара походта катнаша. Яшел Үзән малайлары һәм кызлары тренерлары Мәдинә Исламгәрәева белән берлектә легендар яхта командасы составында Хельсинкида һәм Ригада булырга өлгергән иде инде. Походта катнашучыларның берсе - «Дельфин» клубына йөрүче Тимур Әхмәдуллин үзенең көндәлегендә менә нәрсәләр язган: «Хельсинкидан Ригага сәяхәтебез...
    270
    0
    0
  • 23 август 2013 - 09:01
    Талант кына җитми, тырышлык кирәк
    Узган уку елында шәһәр һәм район урта мәктәпләренең 4 укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен татар теле һәм әдәбиятын сайлап алган иде. Әлеге имтихан бердәм республика имтиханы дип атала (ЕРЭ). 4 укучының 3се рус кызы булуы мактауга лаек. Болар - Ковалева Алена (Васильевоның 1нче кадет мәктәбе), Морозова Виктория (14нче лицей)...
    253
    0
    0
  • 23 август 2013 - 06:06
    Яхтсменнар белән телекүпердә очраштык
    Горький исемендәге Яшел Үзән заводы «Аdventure» яхтасы экипажы составында Бөекбританиянең Портсмут шәһәренә килеп җиткән «Дельфин»ның яшь яхтсменнары белән телекүпер оештырды. Яшь яхтсменнар сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты, диңгез авыруын ничек җиңүләрен сөйләде, киләчәккә планнар корды һәм завод җитәкчелегенә, үзләренә шундый бүләк ясаулары өчен, чын күңелләреннән рәхмәт белдерде. Регата нәтиҗәсендә «Аdventure»...
    252
    0
    0
  • 23 август 2013 - 06:05
    Тикшерәчәкләр
    Сентябрь башында район һәм шәһәр предприятие, учреждение һәм оешмаларын МЧС линиясе буенча тикшерәчәкләр. Хәвеф-хәтәр, бәла-каза була калса, безнең районның предприятие, учреждение һәм оешмалары, халык белән бергә якындагы Кайбыч районына күчеп китәргә тиеш. Ерак Көнчыгышта, Кытайда табигать китергән бәла-каза җиһанның теләсә кайсы төбәгендә килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә һәртөрле хәвеф-хәтәргә әзер...
    263
    0
    0
  • 23 август 2013 - 05:11
    Август – юлларда балалар өчен иң куркыныч вакыт
    15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар - балалар!» дип аталган профилактик чара уздырыла. Ул балалар катнашында транспорт фаҗигаләре килеп чыкмасын өчен оештырыла. Аның кысасында «Куркынычсыз зебра», балаларга ут яктысын кире кайтара торган беләзек һәм киемнәренә төрле фигуралы билгеләр тагу буенча «Күренеп тора торган бул», бала утыртып бара торган транспортта...
    307
    0
    0
Реклама