Яшел Үзән

7 август 2013 яңалыклары

  • 7 август 2013 - 09:46
    Сабыйлар киләчәген кайгыртып
    «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип аталган республикакүләм хәйрия чарасы Яшел Үзәндә старт алды. Бәйрәм тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Родина» мәдәният сараенда үткәрелде. Әйе, иганә ярдәмен күрсәтү һәркем өчен дә бәйрәм кебек күңелле гамәл. Балаларга мәктәпкә әзерләнергә булышу - бигрәк тә сөенечлесе. Бернече сыйныфка укырга баручы балаларга тантаналы төстә...
    229
    0
    0
  • 7 август 2013 - 09:43
    Казан – Мәскәү арасы безнең аша кыскара
    Казан белән Мәскәү арасында төзеләчәк яңа тимер юл безнең район аша узачак. Казаннан соң ул, Алабуга аша үтеп, Екатеринбург каласына ук барып җитәчәк. Яңа юл зур тизлек белән йөрүче яңа төр поездлар өчен салына. Ул юлда поездлар сәгатенә 300 чакрым тизлектә йөриячәк. Шулай итеп Казаннан Мәскәүгә сәфәр нибары 3,5 сәгать...
    296
    0
    0
  • 7 август 2013 - 09:41
    10 ел эшләргә исәп бар
    Механизатор Наил Гаффаровны Күгәйдә генә түгел, тирә-юнь авылларда да хөрмәт итәләр. Тормыш иптәше белән бергә 5 баһадир (!) тәрбияләп үстергән гаилә башлыгы буларак та, тырыш хезмәте белән илгә-көнгә танылган шәхес буларак та беләләр аны. Гомере буе җир сукалаган, иген иккән алдынгы комбайнчы ул. Исеме хуҗалыкның Мактау тактасыннан төшмәгән, Мактау кәгазьләренең...
    343
    0
    0
  • 7 август 2013 - 09:40
    Кайнар су һаман «кайнарлыгын» югалтмый
    26 майдан башлап «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ безнең «Яшел Үзән җылылык челтәре» предприятиесенә газ бирүне чикләве нәтиҗәсендә шәһәр һәм районда яшәүче меңләгән кеше кайнар сусыз калган иде. Газ сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм мунчаларга гына бирелде. Шундый ук ситуация Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Җәлил, Алабуга һәм тагын берничә районда күзәтелде. Сәбәбе -...
    286
    0
    0
  • 7 август 2013 - 09:37
    Татлы балның файдасы һәм зыяны
    Бал аерту вакытлар җитеп килә. Хәер, быел алынган татлы ризык базарда сатыла да инде. Өлгерләр монда да алдынгы рәттә. Әмма табыш артыннан куып күрше-тирәне рәнҗетүчеләр дә бар икән. Балның кыйммәтләнүен күздә тотмыйм бу юлы. Менә шул тәмле ризыкны җыючы кортлар кешене чагып теңкәгә тия. Бал кортының чагуы яңалык түгел инде,...
    549
    0
    0
  • 7 август 2013 - 07:03
    Иртәгә – Ураза гаете
    Мөселманнарның ел буе көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнеп килә. Бүген кояш баю белән Шәүвәл ае башланачак. Иртәгә - Ураза гаете. Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен бу бәйрәм аеруча кадерле. 19-20шәр сәгать...
    358
    0
    0
  • 7 август 2013 - 05:08
    Кайбер нәтиҗәләр ясар чак...
    Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район Советының ХХХII сессиясе вакытыннан соңрак башланып китте. Сәбәбе - халык депутатларының вакытында килеп җитмәве, кворум җыелмавы. Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Фоат Шәмсиев депутатларга шелтә белдереп, алга таба тәртиплерәк булуларын сорады. Сессия эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты. Көн тәртибенә...
    414
    0
    0
  • 7 август 2013 - 05:06
    Яңа состав сайлауда катнаш
    Иҗтимагый совет - Эчке эшләр министрлыгының һәм җәмәгатьчелекнең алыштыргысыз ярдәмчесе. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә андый совет 2011 елның 23 сентябрендә оешкан. Совет даими утырышлар уздырып, аеруча актуаль мәсьәләләрне хәл итә. Ул шулай ук хәйриячелек акцияләрендә дә катнаша. Хәзер гамәлдәге советның вәкаләтле срогы чыга, шуңа күрә 17 августка кадәр район...
    315
    0
    0
Реклама