Яшел Үзән

2 август 2013 яңалыклары

  • 2 август 2013 - 11:56
    Сабырлык аеның һәр көне кадерле
    Изге Рамазан аеның санаулы гына көннәре калып килә. Барча мөселман халкы шушы мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп уздырырга, намазда булырга, ураза тотарга, Коръән-Кәримнән аерылмаска, изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыша. Аллаһ боерса, 8 августта Ураза гаетен дә бергәләп бәйрәм итәрбез. Шушы сабырлык аенда иман йортларыннан мөселманнар өзелеп тормый. Көн саен...
    370
    0
    0
  • 2 август 2013 - 11:55
    Идел аръягы – музейлар ягы
    Идел аръягына командировкага барган чагыбыз. Исак авылына җиткәч, юл өстендә генә зур җил тегермәне күреп аптырап калдык. Ачык һавадагы этнография музее булып чыкты ул. Шушы тегермән әллә каян күренеп торып, күпләрне җәлеп итә һәм яңа музейның йөзек кашы да булып торадыр, мөгаен. Музей территориясенә аяк басуга ук каршыбызга оештыручысы Дамир...
    355
    0
    0
  • 2 август 2013 - 11:24
    Өлгерлек күрсәтер чак
    Урак җиткәч кенә көннәр бозылды. Бер көн кояш елмаеп алса, ике көн яңгыр явып, игенче эшләрен тоткарлый. Әмма өлгерләр каушамыйча чәчкәнне җыеп алырга тырышалар. Беренче итеп «Тау Иле» хуҗалыгын әйтәсе килә. Комбайнчылар Динар Гыйниятуллин һәм Фидаил Шәйхетдинов 80 гектар борчакны урып та, суктырып та өлгергәннәр. Уңган егетләрнең тырышлыгы гектарыннан 10...
    330
    0
    0
  • 2 август 2013 - 10:36
    «Мәктәпкә җыенырга булыш!»
    Беренче сыйныфка баручы һәр бала өчен 1 сентябрь - тормышының иң истәлекле көне. Ел саен традиция буенча Татарстанда бу көн якынлашканда «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе үткәрелә. Чарага стартны бүген, 2 августта, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә килгәч бирде. Мәктәпкә җыенырга иң беренче чиратта аз керемле гаилә балаларына булышачаклар. Әти-әнисе...
    306
    0
    0
  • 2 август 2013 - 09:17
    Киләчәк алар кулында
    Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм иткәндә А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда Горький исемендәге заводның төрле тармакларында эшләүче җиде яшь пар законлы никахлашты. Мондый вакыйганы, ягъни бер заводта эшләүче 7 парның бер көнне берьюлы язылышу тантанасын Яшел Үзәннең күргәне булмагандыр әле, мөгаен. Мәдәният сарае шаулап-гөрләп торды. Берсеннән-берсе матур яшь парларны котларга предприятие һәм...
    273
    0
    0
  • 2 август 2013 - 09:16
    Тотып карамый ышанма
    Соңгы вакытта интернет сайтларында бернинди проблемасыз машина сатылу турындагы игъланнар күп чыга. Яшел Үзәндә шундый игъланга ышанып, алдан акчасын күчереп, кәкре каенга терәлеп калучылар бар. 41 яшьлек яшел үзәнлене «Тойота» автомобиле кызыксындыра. Бәясе дә 400 мең сум гына була. Машинаны Вологдадан кайтарту өчен, ул алдан 20 мең сум акчасын күчерә....
    314
    0
    0
  • 2 август 2013 - 09:08
    Яшел Үзәндә – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
    Бүген Яшел Үзәндә истәлекле вакыйга - 1944нче елда халык акчасына төзелгән Родина мәдәният сараен капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды.Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлык вәкилләре һәм Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин катнашты. Шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика буенча хәйрия акциясе игълан ителде....
    296
    0
    0
  • 2 август 2013 - 07:00
    Туганы дип тормаган
    Яшел Үзән суды бу елның февралендә кухня пычагы белән үзенең туганына кадаган Осиновода яшәүче 28 яшьлек Вячеслав Клименковка хөкем карары чыгарды. Ул көнне Клименковлар фатирында сөяркәсенең туган көнен билгелиләр. Күңел ачарга теләүчеләр күп җыела. Вячеславны туган көнгә килүчеләрнең исеме дә, фамилиясе дә кызыксындырмый. Иң мөһиме - шешә белән генә килсеннәр......
    521
    0
    0
  • 2 август 2013 - 06:03
    Ялган акча ясаучыларга төрмә яный
    Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы торучанлык идарәсе хезмәткәрләре республикада ялган акчалар ясаучы төркем эшләвен белде. Оперативниклар оешкан төркем эзенә төштеләр һәм җинаятьчеләрне ачыклады. Төркемне оештыручы 38 яшьлек яшел үзәнле эшсез химик-технолог, элек тә ялган акчалар ясаганы өчен хөкем ителгән булган. Узган ел шушы җинаяте...
    374
    0
    0
  • 2 август 2013 - 05:02
    Бәйрәм хисләре әле дә онытылмый
    Яшел үзәнлеләр Хәрби-Диңгез флоты көнен ел саен зурлап билгеләргә күнеккән. Чөнки флот алар өчен бик якын. Шәһәрнең өч зур предприятиесенең эшчәнлеге күбрәк диңгез һәм флотка бәйле. Быелгы бәйрәм аеруча үзенчәлекле булып, ике көнгә сузылды. Ике көн буе яңгыр явып торса да, бәйрәм итүчеләр дә, оештыручылар да аны бүләк итеп кабул...
    286
    0
    0
Реклама