Яшел Үзән

31 июль 2013 яңалыклары

  • 31 июль 2013 - 11:40
    Җиденче «Грачонок»ка нигез салынды
    Яшел Үзәндә Хәрби-Диңгез флоты көнен ел саен көтеп алалар һәм аны традиция буенча күңелле итеп уздырып җибәрәләр. Аңа хәтта туктамыйча яуган яңгырлар да комачауламый. Бәйрәм чаралары шимбә көнендә үк башланып китте. Аның кысасындагы беренче тантаналы вакыйга А.М.Горький исемендәге заводта булды. Монда диверсиягә каршы катерлар сериясеннән җиденче катерга нигез салынды. Аның...
    233
    0
    0
  • 31 июль 2013 - 10:24
    Яңгыр яуса да бара
    Бөртекле культуралар, 11995 гектарда чәчелгән көзге арыш һәм бодайны да кертеп исәпләгәндә, 18754 гектар мәйданны били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белдергәнчә, район кырларында авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә, бездәге агроклиматик шартларны исәпкә алып, технологик таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелгән, шулай ук урып-җыю техникасын әзерләүгә җитди караганнар. Кыскасы, уракка тулы...
    236
    0
    0
  • 31 июль 2013 - 09:02
    Бер көндә ике фаҗига
    Помар - Сафоново юлында 22 июльдә фаҗига чыккан. «МАЗ-5440» автомобилен йөртүче Балык Бистәсендә яшәүче 46 яшьлек ир машинасын каршы хәрәкәт юнәлешенә чыгарып, каршыдан килүче «ГАЗЕЛЬ» белән бәрелешкән. «ГАЗЕЛЬ» йөртүче Казанда яшәүче 42 яшьлек ир шул урында ук һәлак булган. Бу көнне Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында да фаҗига булган. «Орбит-50»...
    239
    0
    0
  • 31 июль 2013 - 06:24
    Срогы чыккан товар сатканнар
    Яшел Үзән прокуратурасы Олы Якедәге Р.Зарипова, Түбән Урысбагадагы Ә.Фәсхетдинов, Күлбаштагы Г.Булатованың шәхси кибетләрен тикшерде. Тикшерү барышында әлеге кибетләрдә товарларның куллану срогы чыккан булуы ачыкланды. Әлеге кибет хуҗаларына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Яшел Үзән прокуратурасы алга таба да кулланучылар хокукын яклау буенча, закон сагында торуын дәвам итә.
    229
    0
    0
  • 31 июль 2013 - 04:22
    Яңа йөзләр
    «Чайка» балаларны сәламәтләндерү лагерында югары эшелон җитәкчеләре тулысынча алмашынды. Бу лагерьда булып узган тикшерүләргә бәйле. Комиссия, ата-аналарның шикаять-тәкъдимнәрен үтәү йөзеннән, лагерьда тикшерү үткәргән һәм кайсыбер корпусларның санитар таләпләргә туры килмәве ачыкланган.
    230
    0
    0
Реклама