Яшел Үзән

25 июль 2013 яңалыклары

  • 25 июль 2013 - 12:16
    Артка юл юк
    Яз көне Яшел Үзәннең наркоконтроль хезмәткәрләренә бер төркем кешенең наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнүе билгеле була. Әлеге төркемнең төп оештыручысы 36 яшьлек Александр исемле стажлы наркоман булуы ачыклана. Моңа кадәр ул берничә тапкыр хөкемдә булса да, үзенең җинаятьчел гамәлен туктатмый. Опий группасындагы наркотик кабул итүче буларак һәм даими табышы булмагач,...
  • 25 июль 2013 - 11:59
    Сак бул – машина йөртүче!
    Соңгы айларда гына да Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләренә руль артына утырыр алдыннан наркотик кабул иткән берничә машина йөртүчене тоткарларга туры килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейд барышында алар төзелеш материалы төягән йөк машинасын туктата. Тикшерә башлагач, машина йөртүченең каннабоид төркемендәге наркотик матдә кулланганлыгы беленә. Тоткарланучы наркологта исәпкә куелып, административ җаваплылыкка тартыла....
  • 25 июль 2013 - 11:38
    Бәчектә – Чишмә бәйрәме
    ТР халык артисты Рәшит Сабиров һәм Хәйдәр Сибгатуллин, авыл халкы белән берлектә, Бәчек авылы чишмәсен төзекләндерде. Һәм менә 28 июльдә, ял көнне, Бәчектә Чишмә бәйрәме уздырыла. Рәшит Сабиров чакыруы буенча кайткан артистлар бик матур чарада катнашачак. Барлык теләүчеләрне Чишмә бәйрәменә чакырабыз.
  • 25 июль 2013 - 11:20
    Сессия була
    2013 елның 29 июлендә Горький исемендәге мәндәният сараенда 9 сәгать 30 минутта ЯҮМР Советының чираттагы сессиясе була.
  • 25 июль 2013 - 09:13
    Яңа Турада ФАП ачылды
    Яңа Турада модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Республиканың максатчан программасы кысаларында район авылларында шундый берничә пункт төзеләчәк. ФАП ачу тантанасында катнашучылар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтен җиткерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин ФАП территориясен төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Районның баш табибы Илгиз Һидиятов та ФАПның эшли...
  • 25 июль 2013 - 05:23
    Ятимнәргә – спорт костюмнары
    Норлат авылы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә спорт белән актив шөгыльләнү өчен стимул пәйда булды. ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең хәйриячелек бүлеге 50 балага спорт костюмнары бүләк итте. Акция Рамазан ае кысаларында, изге гамәлләр аенда уза. Костюмнар тапшыруны 2013 елгы Универсиада тәмамлануга багышладылар
Реклама