Яшел Үзән

27 июнь 2013 яңалыклары

  • 27 июнь 2013 - 12:46
    11 укучы фәнне бик яхшы үзләштергән
    Ниһаять, мәктәп укучылары имтиханнарны биреп бетереп, чыгарылыш кичәләре дә узып китте. Хәзер нәтиҗәләр ясарга да була. Быелгы чыгарылыш укучылары арасында фән нигезләрен 100 баллга бирүчеләр саны 11 булды. Химиядән берьюлы сигез укучы фәнне бик яхшы үзләштерүләрен раслады. Мондый хәлнең бердәм дәүләт имтиханнары бирә башлаганнан бирле булганы юк иде әле.
  • 27 июнь 2013 - 12:25
    Миллион сум
    13нче балалар бакчасы бер миллион сумлык грант отты. «Гусельки» балалар бакчасы ике телне өйрәтү һәм белү буенча дәүләтнең «Киләчәк» - «Будущее» программасында катнашкан иде. Махсус комиссия балалар бакчасында ике дәүләт телен ни дәрәҗәдә өйрәтелүен-өйрәнүләрен тикшерде. Республикада ике меңнән артык балалар бакчасы катнашкан шушы бәйгедә безнекеләр җиңү яулады. Грант акчасын бакчаның...
  • 27 июнь 2013 - 12:00
    Яшел Үзән янгыннан
    саклаучылары Универсиадада Янгынга каршы федераль хезмәтнең Яшел Үзәндәге 8нче отрядының 38 янгын сүндерүчесе Универсиада барган көннәрдә Казанны хәвефле хәлләрдән саклый. Узган атнада отрядның әлеге чарага әзерлеге тикшерелде, инструктаж үткәрелде.
  • 27 июнь 2013 - 11:36
    Күбрәк түли башлыйбыз
    1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәя арта. Бәяләр якынча 4-14 процентка күтәрелә. Июньдә газның бер кубометры өчен 4 сум 1 тиен түләгән булсак, 1 июльдән 4 сум 61 тиен түли башларга туры килер. Процентка күчереп исәпләгәндә - 14,95 процент. Электр энергиясенә бәя 2 сум 57 тиеннән 2 сум 88 тиенгә арта...
  • 27 июнь 2013 - 09:58
    Универсиада барган көннәрдә рульгә утырмавың хәерле
    Ниһаять, бөтен спорт дөньясын гына түгел, илебез, Татарстаныбыз өчен мөһим вакыйга - Студентларның Җәйге Универсиадасы килеп җитте. Аның Казанда уздырылуы барыбыз өчен дә горурлык. 10 көнгә сузылачак истәлекле көннәрдә Казан ничек яшәячәк? Соңгы елларда юлларда хәрәкәт итү проблемага әйләнеп беткән иде. Бу турыда ТР Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы...
Реклама