Яшел Үзән

21 июнь 2013 яңалыклары

  • 21 июнь 2013 - 12:11
    Ялган паспорт белән кредит алырга уйлаган
    Яшел Үзәндә кредит өлкәсендә гаепләү эше буенча суд карары чыгарылды. Казанда яшәүче Максим Кузьмин Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексы буенча ике җинаять кылуда гаепләнә. Суд утырышында шул билгеле булды: Кузьмин үзенең эш урыны һәм хезмәт хакы турында ялган белешмәләр алып, банк вәкилләрен алдап, кредит алырга уйлаган. Банк вәкилләренә РФ гражданы булуы...
    338
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 11:05
    Иң курыкканыбыз – корылык!
    Бөтен кешене сөендереп, чәршәмбегә каршы төнне яңгыр яуды бездә. Давыллап-яшеннәп, озаклап коеп борчылуларны басты ул яңгыр. Беренче чиратта игенче һәм терлекче куанды, билгеле. Авыл халкының иң курыкканы корылык инде. Җәй башында ук дым җитәрлек булмаса, печән дә, иген дә аз чыгарга мөмкин бит. Озак дәвам иткән эсселек куркытып алса да,...
    347
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 10:38
    «Чыгарылыш сыйныф гүзәле»
    24 июньдә «Родина» мәдәният сараенда шәһәр тарихында беренче тапкыр «Чыгарылыш сыйныф гүзәле-2013» бәйгесе (Королевский бал выпускников-2013») узачак. Ул өч этапта оештырыла: 10 июньдә башланган иде һәм соңгысы дүшәмбегә билгеләнгән. Бәйгенең беренче этабы заманча тәртиптә - интернет ярдәмендә барды. Яшел Үзән музыка театрының «Вконтакте»дагы рәсми группасында 11-12 июньдә яшьләр, булачак йолдызларны...
    270
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 10:20
    Җәйнең ямьле чаклары
    4 июньнән балаларның нарат урманы эчендә урнашкан «Чайка», «Горьковец» һәм Муса Җәлил исемендәге сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 1000нән артык бала озын җәй буена табигатьнең иң гүзәл почмагындагы лагерьларда сәламәтлеген ныгыта алачак. Ата-аналар һәм аларның балалары өчен ихлас күңелдән шатланып кайттым «Чайка» лагерыннан. Идел буенда урнашкан әлеге...
    278
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 09:52
    Ач, шигърият, серләреңне!
    Якты образ Тагын кем бар икән җирдә Әни кебек якын? Булса да җир куенында Каберләрең салкын. Рәхәт бирә төштә генә Алга килүләрең, Яшәү серләренә төреп, Киңәш бирүләрең. Беләм инде: изге рухың Тыныч инде, тыныч. Теләкләрең чынга ашты, Калмады үкенеч. Тарала уема кунган Ап-ак нәни болыт, Шуңа керәсең төшемә Якты образ...
    2
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 07:19
    Халык хәтере – мәңгелек
    Сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, югалтулар... Халкыбыз 1418 көн һәм төнгә сузылган дәһшәтле вакытлар һәм моңарчы күрелмәгән язмышлар сынавы чолганышында кала. Яшел Үзән районыннан Ватан сугышына, ут эченә 34679 кеше китә, 17695 якташыбызга туган-үскән нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле...
    440
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 06:27
    Хуш, Яшел Үзән! Хәерле юл, «Град Свияжск»!
    17 июньдә «Буян-М» 21631 проектлы «Град Свияжск» кече ракета корабы Яшел Үзәннән Каспий диңгезенә юл тотты. Ул елгалар буйлап 1,5 мең километр юл үтәчәк һәм июнь ахырына билгеләнгән ноктага барып ирешәчәк. 2013 ел ахырына кадәр «Град Свияжск» барлык сынауларны үтеп, Каспий флотилиясе составына керәчәк. Корабль Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында проектланган....
    248
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 05:22
    «Кайнар линия» һәрвакыт кайнар
    Узган атнада хакимиятнең «кайнар линия» телефонына 167 мөрәҗәгать кергән. Юлларның начар булуы, кайбер кибетләрдә сатучыларның дорфалыгы, баскычларның, бигрәк тә Мирныйдан тимер юл станциясенә төшә торганының начар хәлдә булуы, Шырдан халкының кайбер көннәрдә сусыз утыруы - соңгы атнада халык шундыйрак сорау белән мөрәҗәгать иткән «кайнар линия»гә.
    311
    0
    0
  • 21 июнь 2013 - 04:15
    Математика фәненең киләчәге өметле
    Мәктәп балалары математика фәне буенча имтиханны быел яхшырак бирде. Татарстанда быел 20 мең 598 укучы имтихан бирде. Шуларның математика буенча уртача баллы 56,1 тәшкил итте. Узган 2012 елда бу күрсәткеч - 48,6, ә 2011 елда 50,3 булган. Яшьләрдә исәп-хисап белән кызыксыну арта, күрәсең.
    277
    0
    0
Реклама