Яшел Үзән

18 июнь 2013 яңалыклары

  • 18 июнь 2013 - 12:47
    Корылык баш күтәрә
    Республикабызда майның унбишләреннән бирле бер тамчы да яңгыр төшмәгән районнар бар. Безнең районныбызның Идел аръягы авылларында да инде бик күптән бер тамчы тамганы юк. Шәһәрдә әле әзме күпме төшкәләде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференциядә җиде районда хәлләр коточкыч диде, яздан бирле бары 5 мм яңгыр...
    244
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 12:39
    Котлыйбыз!
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы халкының сәламәтлеген саклау эшендә зур хезмәте өчен, «Сосновый бор» шифаханәсе» ачык акционерлык җәмгыятенең физиотерапея бүлеге мөдире Хәйруллина Наилә Равил кызына «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
    0
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 12:11
    20 сорау тикшерелде
    Яшел Үзән муниципаль район Советының Горький исемендәге мәдәният сараенда 13 июньдә узган XXXI сессиясендә депутатлар бер утыруда көн кадагында торган 20 мәсьәлә тикшерде һәм тикшерелгән сораулар буенча тиешле карарлар кабул итте. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская чыгышы - сессиягә тикшерүгә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе иде. Узган елда...
    233
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 11:28
    Ягу сезонына әзерлек
    Шәһәр һәм районның коммуналь тармак эшче-хезмәткәрләре киләсе ягу сезонына әзерлек алып бара. Барысы 1021 күп фатирлы торак йортны кышка әзерләргә кирәк, шуның 771е - үзәктән ягып җылытыла торган. 203 социаль-мәдәни объект та бар, болар - балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре. Ремонтчыларга 130 чакрым озынлыктагы җылылык челтәрен (кайнар су торбалары да...
    242
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:28
    Балалар шатлыгы – безнең шатлык
    Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны балалар бакчаларында үткәрү матур традициягә әверелеп килә. 13 июль көнне Олы Яке авылында урнашкан «Чулпан» балалар бакчасы да бу бәйрәмне оешкан рәвештә матур итеп уздырды. Сабантуй «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Гөлнур Шакированың бакча яны участогын бизәүдә актив катнашкан өчен әти-әниләргә рәхмәт хатларын тапшырудан башланып китте....
    310
    0
    0
Реклама