Чүп турында күпме язып-сөйләп торсалар да, авылларда чүп җыю мәсьәләсендә алга китеш сизелми.
Безнең авылда, район хакимиятеннән күрсәтмә булгандыр инде, авыл кырыендагы чүпләрне трактор белән күмеп куйдылар да, эш бетте дип уйладылар, ахрысы. Чүп бит ул хәзер, бет кебек, минут саен үрчи тора. Аны күмеп кенә бетерә торган түгел, проблеманы...