Яшел Үзән

4 июнь 2013 яңалыклары

  • 4 июнь 2013 - 12:35
    Техникасын әзерләгән ота
    Язгы чәчүләрне төгәлләп җиңел сулап куйган иде авыл халкы, инде менә яңа эш ишекне шакый. Өлгер генә! Аланнарда, болыннарда үлән чабарлык булган. Печән өсте җитте, димәк. Җәй матур гына башланып китте, уңай вакытны бушка уздырмаска иде. Элек-электән хуҗа кеше печәнгә төшкәнче, чалгысын чүкеп, төзәтәсен төзәтеп, тырма-сәнәкләрен хәстәрләп куя торган булган....
    495
    0
    0
  • 4 июнь 2013 - 11:58
    Икмәккә корт төшмәсен
    Хуҗалыклар уңышны киметүче чүп үләннәренә каршы чаралар күрде. «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыяте - 1500 га, «Авангард» акционерлык җәмгыяте - 270 га, «Заволжье» агрофирмасы - 230 га, «Күгәй» күмәк хуҗалыгы - 150 га, «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы - 100 га җирне тырмалады. Шулай ук корткычларга каршы көрәш тә бара. «Красный Восток»-Агро»...
    556
    0
    0
  • 4 июнь 2013 - 11:36
    Үрчем өметле
    Район хуҗалыклары быел җәйгә савым сыерлар санын арттырып керде. Киләчәктә дә малларын киметмәсләр дип өметләнергә була, чөнки бозаулар саны да арта. Узган май аенда «Заволжье» агрофирмасында - 25, «Овощевод» күмәк хуҗалыгында - 23, «Авангард» акционерлык җәмгыятендә - 20, «Күгәй» күмәк хуҗалыгында - 14, «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыятендә 425 бозау алганнар.
    522
    0
    0
  • 4 июнь 2013 - 09:30
    Халык әйтсә, хак әйтә
    Гаммәви мәгълүмат чаралары, ягъни җирле газета һәм телевидениенең чиновниклар белән халык арасында элемтә урнаштырудагы роле гаять дәрәҗәдә зур. Чөнки журналистлар гади халык арасында «кайный», аның проблемаларын яхшы белә. Ә халык арасында актив «көрәшчеләр» һәм битараф булмаганнар шактый. «Шуңа күрә уңай тәҗрибәне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм яңа инициатива тууга җирлек тудыру...
    1117
    0
    0
Реклама