Язгы чәчүләрне төгәлләп җиңел сулап куйган иде авыл халкы, инде менә яңа эш ишекне шакый. Өлгер генә! Аланнарда, болыннарда үлән чабарлык булган. Печән өсте җитте, димәк. Җәй матур гына башланып китте, уңай вакытны бушка уздырмаска иде.
Элек-электән хуҗа кеше печәнгә төшкәнче, чалгысын чүкеп, төзәтәсен төзәтеп, тырма-сәнәкләрен хәстәрләп куя торган булган....