Яшел Үзән

31 май 2013 яңалыклары

  • 31 май 2013 - 07:36
    Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, бәйрәм итик көн буе
    Гомер агышын истәлекле вакыйгаларның кабатлануы белән сизеп була. Әйләнә дә килеп җитә алар. Күңелләрне күтәреп, яшәүгә дәрт өстәп, менә тагын Сабан туйлары килеп җитте. Бүген кичтән һәр йортта иртәгә буласы бәйрәмгә әзерлек бара. Әниләр шәһәрдән кайтасы кунакларга татар халкының иң тәмле ризыкларын пешерү хәстәрен күрә, әтиләр капка төпләрен ялт иттереп...
    701
    0
    0
  • 31 май 2013 - 07:31
    Гомерен балаларга багышлады
    Татар Исламында яшәгән Гомәр ага Сабитовның вафатына берничә ай гына әле. Үзе исән чагында аңа булган хөрмәт хисләрен газета аша белдереп булмады. Һәркемнең тормышында тирән эз салган, гомере буе оныта алмаслык шәхесләр була. Норлат ягы авыллары мәктәпләрендә укучы балаларның күңеленә Гомәр ага күпме игелек орлыклары салган да, күпме балага аң-белем...
    909
    0
    0
  • 31 май 2013 - 07:30
    Спартакиадага йомгак ясалды
    28 майда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Бу чара 5нче татар гимназиясендә барды. Гимназия укытучылары һәм укучылары аларга үзләренең концерт номерларын бүләк итте. Мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасы быел безнең шәһәрдә берничә ай элек булып, анда Яшел Үзән командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңеп чыккан иде....
    1070
    0
    0
  • 31 май 2013 - 07:18
    «Табигать байлыгы»нда байлык арта
    «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе язгы кыр эшләрен тәмамлап, җәйгә күтәрелеш белән керә. Хуҗалыкның нигезен терлекчелек тота. Кырларындагы бар иген дә савым сыерларын әйбәт кышлату өчен чәчелә. Җәйләүләрне дә тиешенчә әзерләгәннәр анда. Бар эшне дә үз вакытында башкаргач, аның әҗере дә тиз күренә. Шул ук сөт җитештерүне алыйк. Әле кайчан...
    901
    0
    0
  • 31 май 2013 - 07:11
    Тагын юл корбаны
    18 майда тагын бер юл корбаны арткан. Көпә-көндез шәһәрнең Озерная урамында «Лада-Гранта» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир Новостроительная урамыннан Футбольная урамына таба барганда юл тизлеген арттырып җибәргән. Нәтиҗәсе кызганыч тәмамланган: машинасы белән башта уң яктагы баганага, аннан соң шул тизлектән бетон коймага бәрелгән. Машина йөртүче фаҗига чыккан урында ук җан-тәслим...
    1746
    0
    0
  • 31 май 2013 - 07:09
    Мулла килене
    Бу гаиләнең ишлелегенә, тәрбиялелегенә Маһинурның исе китте. Өлкәннәре Мирхафиз белән Искәндәрнең хатыннары, кызлары шәригать кушканча киенгәннәр, үзләрен бик тыйнак тоталар. Яңа гаиләсе Көнкүрмеш халкыннан нык аерылып торганын, аның үзенә дә күп нәрсәне өйрәнергә кирәк булачагын аңлады ул. Каенанасы белән каенатасы берничә буын мулла нәселеннән булып, балаларын да шул хакыйкатькә инандырып...
    0
    0
    0
  • 31 май 2013 - 07:02
    Көчле рухлы, кыю Ана
    Һәр авылның мактауга лаек көчле рухлы, кайгыларга бирешмичә, түзем, сабыр, күп балаларын хезмәттән аерылмыйча тәрбияләп ялгыз үстергән аналары бар. Күп балалы - илгә лаеклы уллар-кызлар үстергән данлы Аналары белән безнең Бакырчыбыз да горурлана ала. Шуларның берсе - 5 ул һәм 1 кызын ялгызы үстереп, олы тормышка хәзерләгән ана - Суфия...
    654
    0
    0
  • 31 май 2013 - 06:49
    Карурманда... Кешедән саклан!
    Балыкка йөрүнең тагын бер кызыклы ягы бар: яңа кешеләр белән дә танышасың анда. Берсендә шулай гомере хәрби хезмәттә узган Әнвәр абый белән таныштым. Кайда гына хезмәт итмәгән ул! Элекке Советлар Союзын аркылыга-буйга иңләгән. Шуңа микән инде, табигатьне бик ярата. Билгеле, лаеклы ялга чыккач та шәһәр фатирында гына ята алмый, балыкка...
    637
    0
    0
  • 31 май 2013 - 06:35
    Кызлар балык тотамы?
    Шулай бер мәлне, Идел буенда яшәүче Каюм абый үзенең кызы турында менә нинди гыйбрәтле хәл сөйләде. ...Без елга буенда яшибез. Шуңа күрә безгә җәйге айларда, кышын да инде, балыкка йөрү - коега суга барып килү генә кебек, ияләшкән бер мәшгульлек ул. Балыкка башта үзем генә йөрдем. Аннары малай үсә төшкәч,...
    682
    0
    0
  • 31 май 2013 - 05:44
    Моңлы рәссам сөенечләре
    Мәгариф җәмәгатьчелеге танылган рәссам Вил Шириаздан улы Шәрәфетдиновны олы юбилее белән тәбрикләде. Танылган рәссамның туган көненә багышланган тантана 5нче гимназиядә үткәрелде. Мәктәпнең бер бүлмәсендә рәссамның күргәзмәсе дә ачылды. Күргәзмәгә куелган эшләренең күбесе этюдлар. Үзләре зур булмасалар да, аларны бүленмичә, кем әйтмешли, бер сулышта карап чыгасың. Табигатьнең үзенә бер төрле гүзәл...
    676
    0
    0
  • 31 май 2013 - 05:09
    200 сәгать мәҗбүри эш
    Яшел Үзән суды ялган юл белән кредит алган 34 яшьлек яшел үзәнле Андрей Веринга карата хөкем карары чыгарды. Бу кеше, «Эксперт» көнкүреш техникасы сатыла торган кибеттә «Русский Стандарт» банкы менеджерын, «Интерлес» җәмгыятендә транспортчы булып эшлим, хезмәт хакым 10 мең сум дип, ялганлап, кредит ала. Банк белән кредит килешүе нигезендә аңа...
    739
    0
    0
  • 31 май 2013 - 05:02
    ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирәкче булган
    ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан Молдова гражданины 24 яшьлек Дионис Форняга биргән ришвәтенә караганда 30 тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу елның гыйнварында ЮХИДИ хезмәткәрләре Мәскәү - Уфа юлында «Газель» автомобилен туктаталар. Автомобиль йөртүченең кенәгәсе, паспорты, документлары булмый. Вакытлыча Чувашиядә теркәлгән Форня үзенең Казанга барганда ашыгып чыгып китеп, документларын онытып...
    755
    0
    0
  • 31 май 2013 - 05:00
    «Кайнар эздән» тотылдылар
    Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре 26 яшьлек кызны талаган бер төркемне тоткарлады. Кичке бишләр тирәсендә 24 һәм 26 яшьлек ике кыз һәм 21 яшьлек бер егет «Муравейник» сәүдә үзәге янында бер максатсыз йөргәндә аларның игътибарын сәүдә комплексына кереп баручы берсенең сыйныфташы - Карамалы Тауда яшәүче 26 яшьлек кыз җәлеп итә. Бу...
    711
    0
    0
  • 31 май 2013 - 04:44
    «Алло! Банк картасы блокировкаланган...»
    Яшел Үзәндә тагын ике кеше ялганчыларга «банк картасыннан блокировканы алдыртыр өчен» 22 мең сум акчасын күчергән. Ел башыннан, эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, ялганчылардан яшел үзәнлеләргә 55 шалтырату һәм СМС-хәбәр булып, 10 кеше аларга ышанып, 120 мең сум акчасын югалткан. Соңгы очрак 14 майда теркәлә. Әйшәдә яшәүче 46 яшьлек хатын,...
    1015
    0
    0
Реклама