Бу гаиләнең ишлелегенә,
тәрбиялелегенә Маһинурның исе китте. Өлкәннәре Мирхафиз белән Искәндәрнең хатыннары, кызлары шәригать кушканча киенгәннәр, үзләрен бик тыйнак тоталар. Яңа гаиләсе Көнкүрмеш халкыннан нык аерылып торганын, аның үзенә дә күп нәрсәне өйрәнергә кирәк булачагын аңлады ул.
Каенанасы белән каенатасы берничә буын мулла нәселеннән булып, балаларын да шул хакыйкатькә инандырып...