Яшел Үзән

23 май 2013 яңалыклары

  • 23 май 2013 - 12:39
    Скутер – иң куркыныч транспорт чарасы
    Озын кышлар үтеп, матур җәйгә дә чыгып киләбез. Бу чорның да үз кыенлыклары бар. Сүз юл иминлеге турында бара. Җәен барыбыз да каядыр ашыга, хәтта җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннардан да чыгарга онытабыз кайвакытта. Нәтиҗәсе - юл фаҗигасе, җимерелгән машиналар, иң кызганычы - өзелгән гомерләр һәм имгәнүләр. Бу чорда ЮХИДИ...
    593
    0
    0
  • 23 май 2013 - 12:11
    Җыенга җыенабыз
    Әби-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән көнне билгеләү уңаеннан Болгарда 25 майда «Изге Болгар җыены» уза. Безнең районнан да Болгарга быел хакимият ярдәме белән бирелгән 4 уңайлы автобусда 180гә якын мөселман, дин әһеле, мөслимәләр җәмгыяте, район имамнары, мәдрәсә укытучылары һәм шәкертләр сәяхәт кылачак. Җыенга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин...
    619
    0
    0
  • 23 май 2013 - 12:10
    Искә алу көне
    Бөтендөнья ВИЧ/СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан, Яшел Үзәннең медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре үзәк район дәваханәсе һәм ЗПНД белгечләре белән бергә укучылар өчен 14нче лицейда «түгәрәк өстәл» уздырды. Өлкән сыйныф укучылары каршында табиб-инфекционист, СПИД лабораториясе мөдире, нарколог чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде, анкета тутырылды. Анкета җаваплары 14нче лицей укучыларының әлеге...
    585
    0
    0
  • 23 май 2013 - 11:30
    Өмет күле
    Ниһаять, ямьле яз килде. Бик көттек без аны, чөнки җылыга, кояшка сусаган идек. Яз җитү белән кар астыннан бик күп чүп-чар, кыш буена ыргытылып барган «хәзинәләр» калкып чыкты... Республикабызда экологик чисталык айлыгы игълан ителде. Бакчабызда тиз арада эш планы төзеп эшкә дә керештек, бакча территориясен җыештырдык, казыдык, чәчәкләр утырттык, агачларны...
    625
    0
    0
  • 23 май 2013 - 10:43
    «Чиста һава сулыйсыбыз килә!»
    Хәзерге заманда машиналарның күплеге олыларны гына түгел, балаларны да уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки әйләнә-тирәбезнең, сулар һаваның чисталыгы транспорт чараларына да бәйле шул. Әле күптән түгел генә безнең Фрунзе урамындагы йорт ишегалдына тәрбиячеләре белән бергә үзебезнең урамда урнашкан 7нче балалар бакчасына йөрүче балалар килде. Алар безгә тирә-юнебезнең пычрануына борчылуларын җиткерделәр. «Чебурашка»...
    588
    0
    0
  • 23 май 2013 - 10:40
    Тагын янгын корбаны
    13 майда, нәкъ Яңа Тура технополисы дөрләп янган көнне, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шәһәрдәге Комаров урамындагы 29нчы йорт фатирында янгын чыга. Бәла чыгуны күршедә яшәүчеләр хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр минутлар эчендә килеп җитә. Ишекне ачып керсәләр, залда алар пыскып яткан иске-москыдан тыш, хатын-кыз мәетенә дә юлыга. Минутлар эчендә янгынны сүндерәләр....
    1064
    0
    0
  • 23 май 2013 - 10:13
    Яшьләрне «агулы ятьмәләрдән» саклыйк
    Узган атнада Яшел Үзән районы имамнары һәм шулай ук хакимият җитәкчелеге, ТР буенча Россия ФСБсының Яшел Үзән районы бүлеге, РФ МВДсының Яшел Үзән районы бүлеге вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» булды. Форум барышында Исламның төп нигезенең берсе тынычлык, шул исәптән башка диннәр белән тыныч яшәү, икәнлеге ассызыкланды. Мөселманнарның тынычлык яратуы Коръәндә...
    604
    0
    0
  • 23 май 2013 - 04:22
    Һөнәри бәйрәм белән котладылар
    Без башкалардан Яшел Үзәндә массакүләм мәгълүмат чараларының күплеге белән аерылып торабыз. 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан башкарма комитет җитәкчесе А.Тыгин белән очрашуга да зал тутырып килгән идек. Александр Васильевич Яшел Үзән журналистларының һөнәри осталыгына югары бәя биреп, үзенең рәхмәтен җиткерде һәм бертөркем матбугат хезмәткәрләренә Яшел Үзән муниципаль район...
    693
    0
    0
Реклама