Яшел Үзән

16 май 2013 яңалыклары

  • 16 май 2013 - 11:57
    Сөләйман абый – мулла иленең иң кадерле кешесе
    Сөләйман Бикмулла улы Биктаһиров - Мулла Иле авылында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны. 1941-1945 елларда бу авылдан барлыгы 609 ир-егет яуга алына. Шулардан 308 кешегә генә туган ягын кабат күрергә насыйп була. Әйе, зур югалтулар белән яулана 9 май көнендәге бәйрәм. - Менә шушы Җиңү бәйрәменең беренчесен, 1945 елның 9 маен,...
    557
    0
    0
  • 16 май 2013 - 11:56
    «Сүздән эшкә күчик»
    Шәһәр Советы депутатларының ХХIII сессиясендә Марат Хәйруллов әйтте бу ялкынлы сүзләрне. Яшел Үзәндәге «Торак комплексы» идарә компаниясенең директоры булып эшләүче бу егет әлеге сессиядә шәһәр Советының башкарма комитеты җитәкчесен сайлауда кандидат буларак чыгыш ясады. Күренеп тора, эшкә атлыгып тора егетебез. Шәһәрне яңарту буенча үзенең планнары да бар аның. Әйтик, президент...
    0
    0
    0
  • 16 май 2013 - 11:54
    Чәчү төгәлләнеп килә
    Быелгы яз игенчегә бик тә уңайлы килде кебек. Кирәк чагында җылы кояш нуры балкыды, кирәк чагында яңгырлар явып җиргә дым керде. Күз генә тимәсен берүк! Ильяс САЛИХҖАН Һава шартларының әйбәт торуы язгы кыр эшләрен тиз тотарга мөмкинлек бирде. Өлгерләр басуларын эшкәртеп, җиргә ашламалар кертеп, сабан ашлыкларын чәчеп бетерделәр инде. Кызу...
    616
    0
    0
  • 16 май 2013 - 11:52
    Татар кызы Европаны яулый
    Үзенең моңы, көе, алтын тавышы белән бөтен Россиягә шаулаган якташыбыз, Яшел Үзән кызы Динә Гарипова (рәсемдә) бүген Европада бөтен Россия исеменнән чыгыш ясый. Узган гасырның 50нче елларында барлыкка килгән Евровидение конкурсы Европада яшәүче халыклар арасында иң мәртәбәле конкурслардан санала. Монда барлык илләрдән иң-иңнәрне генә сайлап алалар. Сиңа бу конкурста җырлауны...
    550
    0
    0
  • 16 май 2013 - 11:25
    «Сүздән эшкә күчик»
    Шәһәр Советы депутатларының ХХIII сессиясендә Марат Хәйруллов әйтте бу ялкынлы сүзләрне. Яшел Үзәндәге «Торак комплексы» идарә компаниясенең директоры булып эшләүче бу егет әлеге сессиядә шәһәр Советының башкарма комитеты җитәкчесен сайлауда кандидат буларак чыгыш ясады. Күренеп тора, эшкә атлыгып тора егетебез. Шәһәрне яңарту буенча үзенең планнары да бар аның. Әйтик, президент...
    1186
    0
    0
  • 16 май 2013 - 11:21
    Сорауларыгыз булса
    Бүген, хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукын саклау максатыннан, «кайнар линия» ачылды. Сорауларга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил, ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, ТР яшь юристлар берләшмәсе әгъзалары җавап бирә. Телефоннар: 8(843) 236-40-17; 8(843) 236-40-98; 8(843) 236-40-62. Консультацияләр 10нан 17 сәгатькә кадәр бирелә.
    0
    0
    0
  • 16 май 2013 - 11:17
    Таксист бүләкләнде
    Күптән түгел эчке эшләр бүлегендә кораллы җинаятьчене тоткарлаган 21 яшьлек таксист Нүрзәт Низамов Рәхмәт хаты һәм видеорегистратор белән бүләкләнде. Бу таксист, пистолет белән янаган исерек пассажирыннан да курыкмыйча, Привокзальная урамында автомобилен туктатып, салоннан аны өстерәп диярлек чыгара һәм алар арасында ызгыш барган вакытта, узып баручылар күреп, полиция чакырта. Җинаять урынында...
    585
    0
    0
  • 16 май 2013 - 11:16
    Игътибар – балалар!
    15 майдан 15 июньгә кадәр «Игътибар - балалар!» дигән Бөтенроссия профилактика чарасының I этабы уздырыла. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларны, җәяүлеләр чыга торган урыннарны аерым контрольдә тота. Балалар һәм ата-аналар арасында аңлату эшләре дә алып барыла. Әлеге кисәтү чарасы ел саен балаларның җәйге ялы алдыннан оештырыла. Аның турында тулырак язманы...
    0
    0
    0
  • 16 май 2013 - 10:34
    Яшел үзәнлеләр – Иж-Бубида
    Яшел Үзән делегациясе Әгерҗе районында булып кайтты. Анда алар Иж-Буби авылында туган, актив җәмәгать эшлеклесе, талантлы педагог, мәгърифәтче һәм Россия тарихында беренче хатын-кыз казый булган Мөхлисә Буби истәлеге белән танышты. Бу чараны район хакимияте ярдәмендә Яшел Үзән мөхтәсибәте һәм мөслимәләр җәмгыяте оештырды. Мөхлисә Бубиның Яшел Үзәнгә дә катнашы бар, талантлы...
    621
    0
    0
  • 16 май 2013 - 09:42
    Халыкара агач утырту көне
    Иртәгә, 18 майда, Халыкара агач утырту көне уңаеннан, Яшел Үзәндә дә шактый эш башкарылачак. Шәһәрнең исеме җисеменә туры килсен өчен, бердәм көч белән урамнарда һәм ишегалларында яшь агач үсентеләре утырту күздә тотыла. Бу эшкә күбесенчә мәктәп укучылары, студентлар җәлеп ителә. Яшел Үзән урман хуҗалыгы питомникларында үсентеләр җитәрлек. Барлыгы 1,5 мең...
    658
    0
    0
  • 16 май 2013 - 09:15
    Игътибар үзәгендә прицеплы трактор
    13 майдан 7 июньгә кадәр дәүләт техник күзәтчелеге прицеп таккан үзйөрешле техниканы тикшерә. «Трактор-прицеп» операциясе дип аталган бу чарада үзйөрешле техника һәм прицепларның төзеклеге, эшләргә рөхсәт кәгазе, теркәү документлары һәм дәүләт теркәү билгеләренең куелышы тикшерелә. Прицеп такканчы бар да тәртиптә булуын тикшерергә онытмаска кирәк.
    568
    0
    0
Реклама