Яшел Үзән

8 май 2013 яңалыклары

  • 8 май 2013 - 11:19
    Яшь юл инспекторлары сафта
    Балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, балалар һәм яшүсмерләр арасында юл иминлеге кагыйдәсен пропагандалау һәм аларны яшь инспекторлар хәрәкәтенә җәлеп итү максатыннан чыгып, 30 апрельдә шәһәрнең 1нче лицеенда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән мәгариф идарәсе яшь инспекторлар хәрәкәтенең 40 еллыгына багышланган «Иминлек тәгәрмәче - 2013» бәйгесен уздырды. Анда район һәм шәһәрнең 14 мәктәбеннән...
    785
    0
    0
  • 8 май 2013 - 11:17
    Яшьлек ярлары
    - Соң, ничек телең әйләнә шулай дип әйтергә, Хәдичә, ә, ике тапкыр ишекне ачып, хәлеңне белдем, ләбаса?! Кайчан гына килмим, һаман яшь киленчәктәй, шыр-ялангач калып ләүкәдә себерке белән үзеңне туныйдыр идең түгелме соң?! - Бәтәч, син идеңмени ул, Гөлбану, мин күземә әллә мунча иясе күренә микән дип чистый авыруга сабыштым....
    0
    0
    0
  • 8 май 2013 - 11:13
    Ветераннар билгеләнде
    Эчке эшләр бүлегендә эчке эшләр органнары ветераннары көненә багышланган чаралар узды. МВД ветераннары яшьләргә җәмәгать тәртибен саклауда, халыкны агарту эшендә актив катнаша. Ветераннар хәрәкәтендә намуслы хезмәтләре өчен «МВД ветераннары мактау билгесе» белән А.Борисова һәм И.Хрычева бүләкләнсә, ТР буенча Ветераннар советы Мактау грамотасы белән А.Байкиев, Мактау кәгазьләре белән - Г.Фурман, Ф.Камалов,...
    582
    0
    0
  • 8 май 2013 - 11:07
    Ялганчылар һөҗүме
    Бер көн эчендә безнең районнан берьюлы 8 кеше телефон аша килгән СМС-хәбәргә ышанып, банк карталарыннан блокировканы алдырту өчен, барлыгы 44 400 сум акчасыннан мәхрүм калган. Шунысы гаҗәп, хәзер аферистлар кармагына яшь кешеләр эләгә башлаган. Мәсәлән, Карамалы Тауда яшәүче 25 яшьлек кыз картасын, чынлап та блокировкалануын белү өчен, банкоматка тыгып караган,...
    670
    0
    0
  • 8 май 2013 - 11:01
    «Күгәй» батырларны җыя
    18 май көнне районыбызның Күгәй авылында «Күгәй» күмәк хуҗалыгы призына татарча көрәш ярышлары уздырыла. Республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган бу ярышта теләсә кайсы район батыры да катнаша ала. Тәҗрибәле көрәшчеләргә дә, яшьләргә дә Сабантуйлар алдыннан көчләрен сынап карарга бик тә уңайлы чара бу. Күгәй авылы халкы әлеге җыенга ныклап әзерләнә.
    610
    0
    0
  • 8 май 2013 - 10:55
    Чыгарылыш кичәсе 24 июньгә билгеләнгән
    Быел шәһәр һәм район мәктәпләренең меңгә якын укучысы, бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, урта белем турында кулына өлгергәнлек аттестаты алырга әзерләнә. Егет-кызларның чыгарылыш кичәсе 24 июнь көнне узачак. Унберенчеләрнең чын мәгънәсендә «урак өсте» башлана хәзер. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә алар. Чыгарылыш сыйныф укучылары, үзләре сайлап алып, 14 фән буенча имтихан бирә....
    561
    0
    0
  • 8 май 2013 - 10:55
    Зур бүләк
    Узган атнада «Зөя кала-утравы» дәүләт тарихи-архитектура музеена Иван Грозныйның елъязмалар җыентыгы уникаль басмасын бүләк итү тантанасы булды. Борынгы рус китап басу сәнгатенең шедевры саналган 24 томлыкны Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин тапшырды. Ул әлеге хезмәтне барлык теләүчеләр күрә алачагына ышаныч белдерде.
    624
    0
    0
  • 8 май 2013 - 10:41
    «Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә»
    3нче гимназия базасында мәктәп укучыларының халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган «Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән муниципаль шигырь укучылар бәйрәме булып узды. Ул мәгариф идарәсе, Яшел Үзән милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Клара Филиппова ярдәме белән оештырылды. Җырлы-биюле бәйрәм-тамашада шәһәр һәм районның һәр мәгариф учреждениесеннән мәктәп күләмендә...
    603
    0
    0
  • 8 май 2013 - 10:23
    Бөек Ватан сугышы – укучыларыбыз иҗатында
    Гомерем буе мин әтине эзлим Гомерем буе мин әтине эзлим Барлык почмагыннан дөньяның. Миллион-миллион кабер ташларыннан Исемнәрен тапмыйм мин аның. Мин әтине эзлим гомерем буе, Табарыма шундый ышанып. Син фанатик булма, диләр җилләр, Өметең өз, диләр, кызганып. Малайларча үзсүзлелек белән, Юатуга-нигә карамый, Мин әтине эзлим гомерем буе Төзәтергә йөрәк ярамны....
    761
    0
    0
  • 8 май 2013 - 08:57
    Иҗат уңышлары сезгә, мөгаллимнәр!
    2013 елның 27 апрелендә Яшел Үзән шәһәренең М.Горький исемендәге мәдәният сараенда «Татарстан кичә, бүген, иртәгә» темасына «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган «Талантларның төрле төсләрдә балкуы - 2013»...
    675
    0
    0
  • 8 май 2013 - 08:55
    Әйдә, халыкка хезмәткә...
    Танылган якташыбыз Вил Шириаздан улы Шәрәфетдинов үтә тыйнак кеше булып чыкты. Бик тартынып кына сөйләде ул үзе турында. Хәер, гаҗәп түгел бу: хезмәтенә баш-аягы белән бирелгән кеше, гадәттә, шулай сүзгә саран була бит. 18 май көнне 80 яшь тула аңа. Зур яшькә җиткән мөхтәрәм шәхеснең эшчәнлеген олыларга җаебыз бар менә....
    599
    0
    0
  • 8 май 2013 - 06:22
    Президент безне күктән күрде
    Авыл хуҗалыгы техникасын яңага алыштыру 2014 елда башланачак. Бу сөенечле хәбәрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районга килгәч әйтте. Күп кенә хуҗалыкларда совет чорыннан калган трактор-комбайннар белән интеккәнгә күрә, җитәкче вәгъдәсе безнекеләр өчен аеруча күңелгә хуш килә торган яңалык булды дисәк, арттыру булмастыр, мөгаен. Президент алдан вертолетына утырып, районыбызны югарыдан...
    492
    0
    0
  • 8 май 2013 - 04:15
    Завод алтынчы “Граченок”ны очырачак
    7 майда "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы" ачык акционерлык җәмгыятендә Россия Хәрби Диңгез флоты өчен алтынчы 2180 проектлы диверсиягә каршы торырлык катерга ("Граченок") нигез салу тантанасы булды. Мондый катерның беренчесенә 2008 елда нигез салынды һәм ул хәзерге көндә Ленинград хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. Катерга нигез салу тантанасында...
    681
    0
    0
Реклама