Яшел Үзән

7 май 2013 яңалыклары

  • 7 май 2013 - 12:09
    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
    Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм! 1945 елның 9 мае - илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында иң әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч,...
    556
    0
    0
  • 7 май 2013 - 12:00
    Хөрмәтле якташлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!
    Сезне чын йөрәктән гомумхалык бәйрәме - Җиңү көне белән тәбрик итәм. Бу Россиянең иң зур бәйрәме. Илебезнең һәрбер кешесе өчен якын һәм кадерле, дәүләтебезнең көче һәм абруе бәйрәме, халкыбыз һәм аның армиясе өчен горурлык тантанасы. Без яу кырыннан кайтмый калучыларны, гомере бәрабәренә ирек өчен изге хокукыбызны, тынычлык һәм гаделлекне, бөек...
    553
    0
    0
  • 7 май 2013 - 11:56
    Җиңүчеләр билгеләнде
    Наркоконтроль төзелүгә 10 ел тулуга багышлап оештырылган «Безне ФСКН яклый» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгегә Татарстанның 33 районыннан 1180 эш тәкъдим ителгән. Оештыручылар мондый активлыкка үзләре дә аптырап калган. Бүләкләнүчеләр арасында яшел үзәнлеләр дә бар. 1нче Васильево кадет мәктәбеннән Матназарова Аннаның «Наркоконтрольгә ярдәм ит!» исеме астында эшләгән рәсеме билгеләнгән. Җитәкчесе...
    585
    0
    0
  • 7 май 2013 - 11:49
    Телләр өйрәнү комачауламый
    Белем йортларының берсе булган Ленин урамының 22нче йортында урнашкан шәһәр мәдрәсәсендә хәзер динне генә өйрәнеп калмыйлар, ә татар, гарәп, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнү буенча олылар һәм балалар өчен түләүле тизләтелгән курслар да ачып җибәрергә җыеналар. ВУЗларга керергә һәм мәктәпкә барасы балаларны психологик яктан әзерләү буенча да төркемнәр җыела башлаган....
    604
    0
    0
  • 7 май 2013 - 11:16
    Китап булып чыгачак
    Укучыларның күп санлы сораулары буенча якташыбыз Ирек Сафинның «Яшьлек ярлары» повесте аерым китап булып чыгачак. Язучының яңа гына табадан төшкән повесте узган ел һәм быел «Яшел Үзән» газетасында басылган иде һәм ул тиздән басылып бетәчәк. Газета укучылар повестьны яратып кабул итте.
    634
    0
    0
  • 7 май 2013 - 11:15
    Сорауларың булса
    Узган атнада шәһәр һәм район халкы теге яисә бу сорау белән 69 мәртәбә хакимият органнарына мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 48 тапкыр хакимиятнең «Кайнар линия» телефонына шалтыраткан. Халык сукбай этләр, урамнарда ут янмау, подъездларны җыештырмау турында, кайсыбер урамнарда тротуар салу кирәклеге кебек мәсьәләләрне күтәрә.
    0
    0
    0
  • 7 май 2013 - 10:22
    Яшел Үзәндә яңа җитәкче
    Шәһәр Советы депутатларының ХХIII сессиясендә шәһәрнең башкарма комитетына яңа җитәкче сайланды. Ул - Александр Вениаминович Кияшко. Александр Кияшко милләте буенча украин, үзе Яшел Үзәндә туып үскән. 2005-2010 елларда шәһәр Советы депутаты була. Бүгенге көнгә кадәр үзе оештырган җаваплылыгы чикләнгән «Электрон» җәмгыятенең директоры булып эшли.
    0
    0
    0
Реклама