Яшел Үзән

29 апрель 2013 яңалыклары

  • 29 апрель 2013 - 12:30
    Бөек Җиңүгә 68 ел тулуга багышлап
    Яшь җырчы Вадим Фәтхинуровның яңа концерт программасы Горький исемендәге мәдәният сараенда 4 майда булачак. Җырчының бу концерты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган. Концерт, тамашачы өчен, бушлай. Бөек Җиңү көне алдыннан узачак концертка сугыш һәм хезмәт ветераннары үзләренең балалары һәм оныклары, туган-тумачалары белән килә ала. Тамаша кичке 5тә башлана.
  • 29 апрель 2013 - 11:06
    Агач үсентеләре җитәчәк
    Яшел шәһәребезне тагын да яшелләндерү өчен агач үсентеләре бик кирәк булачак хәзер. Аларга ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Шуны истә тотып, шәһәр башкарма комитеты Яшел Үзән урман хуҗалыгына мөрәҗәгать иткән дә инде. Әлегә урманнарга керергә кыенрак булса да (чөнки җир дымлы), үсентеләрнең төрлесе белән шәһәр тәэмин ителә алачак. Моны Яшел Үзән...
  • 29 апрель 2013 - 11:00
    Янгын сүндерергә әзер бул
    Яшел Үзән муниципаль районындагы урманнарны янгыннан саклауны оештыру турында район башкарма комитеты карар кабул итте. 2013 елның 19 апрелендә кабул ителгән әлеге 820нче карарда «Яшел Үзән урманчылыгы»нда, «Идел-Кама тыюлыгы»нда, «Күгәй урманчылык участогы»нда, «Идел буе урманчылыгы»нда урманнарны янгыннан саклау буенча оператив план раслана. Планда авыл җирлеге башлыкларына һәм башкарма комитет җитәкчеләренә...
  • 29 апрель 2013 - 09:47
    ОДН: бу мәсьәләгә нокта куелмады
    Муниципаль район хакимияте бинасында ОДНны хәл итү проблемасына багышланган киңәйтелгән киңәшмә булды. Анда җирле хакимият вәкилләре, «Татэнергосбы» җитәкчеләре, ЖКХ хезмәткәрләре дә катнашты. ОДНны белмәгән, ишетмәгән кеше сирәк хәзер. Күп катлы торак йортта яшәүче һәр кешегә кагыла бу проблема. Дөрес, ОДН өчен кайсыбер йортларда азрак түлиләр, әмма элегрәк шәһәрдә 273 күп...
Реклама