Яшел Үзән

24 апрель 2013 яңалыклары

  • 24 апрель 2013 - 12:38
    Фаил язы
    12 апрельдә Татарстан язучыларының Тукай исемендәге клубында язучы Фаил Шәфигуллинны искә алу кичәсе узды. Быел аның арабыздан китүенә 30 ел була. «Фаил язы» дип исемләнгән кичәдә Яшел Үзән китапханәчеләре дә катнашты һәм чыгыш ясады. Фаил Шәфигуллин - киң кырлы язучы. Ул балалар өчен искиткеч зур осталык белән яза. Өлкән буын...
    996
    0
    0
  • 24 апрель 2013 - 12:19
    Сыерның саулыгы да телендә...
    Сыерның сөте телендә икәнлеге һәркемгә дә мәгълүм инде. Сөт - авыл хуҗалыклары җитештерә торган товар ул. Товарың сатылсын өчен сөтнең сыйфатына да игътибар итәргә кирәклеген бар да аңлый булыр. Аннары халыкара сәүдә оешмасы китергән көчле конкуренциядә җиңәсе иде бит безгә. Сөтнең күләме дә, сыйфаты да малкаебызның саулыгыннан бәйле икәнлеген дә...
    760
    0
    0
  • 24 апрель 2013 - 12:18
    Урлап көн күреп булмый
    Шәһәр суды Чапаев урамында яшәүче 65 яшьлек хатынның фатирына көпә-көндез кереп, компьютерның система блогын, мониторын урлаган беркайда да эшләмәүче, элек берничә тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән 26 яшьлек яшел үзәнлегә хөкем карары чыгарды. Бер гаепсез хатын бу карактан 25950 сумлык зыян күрә. Эшләмичә генә кеше исәбенә яшәргә ниятләгән ирнең планы барып...
    650
    0
    0
  • 24 апрель 2013 - 10:56
    Универсиада төзелешендә
    Универсиада төзелешендә бүтән шәһәрләр белән бергә Яшел Үзән волонтерлары да хезмәт куя. Алар арасында студентлар да, предприятие эшче-хезмәткәрләре дә бар. Нигездә, буяу, җыештыру, себерү, кыскасы, өстәмә белем һәм тәҗрибә таләп итми торган эшне башкара алар.
    654
    0
    0
  • 24 апрель 2013 - 09:36
    Россиядә – иң яхшысы
    «Дельфин» шифаханәсе «Россиянең иң яхшы шифаханәсе» дип танылды. Аңа алтын медаль дә тапшырылды. Горький исемендәге заводның бер бүлекчәсе булып торган бу шифаханәдә күбесенчә әлеге предприятиедә эшләүчеләр ял итә. Өстәвенә, «Дельфин» - социаль страхование фондының иң ышанычлы партнеры да.
    641
    0
    0
  • 24 апрель 2013 - 06:49
    136 мөрәҗәгать
    Шәһәр һәм район халкы узган атнада хакимият органнарына 136 мәртәбә мөрәҗәгать иткән. Һәрвакыттагыча, «кайнар линия» - 4-30-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп. Гозер-соравы хәл ителмәгәнгә күрә, кайсыбер кешеләр хакимият органнарына кат-кат мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
    673
    0
    0
Реклама