...Инсар өчен иртәгә исә бик тә әһәмиятле, бик тә дулкынландыргыч көн. Туар таң аңа шушы көнгә тиклем яшәп тә, әле татып карамаган я газап, я шатлык китерәчәк. Аның ничек буласын ул әле үзе дә белми, тик күңеле белән аның хәлиткеч, киләчәге өчен я алга, я артка этәргеч булуын гына чамалый....