Яшел Үзән

12 апрель 2013 яңалыклары

  • 12 апрель 2013 - 11:39
    Милли көрәш бәйгесенә чакырабыз!
    Менә тагын бер ел узып та киткән. Яшь көрәшчеләрнең «Яшел Үзән» газетасы призына уздырылучы көрәш бәйгесе дә җиткән. Елның узганын сизмәсәк тә, көрәшче яшьләр аны көтеп ала. Һәм ел саен бу бәйрәм, язгы табигать уянган вакытка туры килеп, икеләтә бәйрәмгә әйләнә. Бу атна якшәмбесендә район яшьләре милли көрәш буенча ачык...
    594
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 11:10
    «Кайнар линия» кайный
    Узган атна эчендә җирле власть һәм башкарма органнарга барысы 165 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 121е «кайнар линия»гә шалтыраткан. «Кайнар линия» - 4-30-00 телефоны - һәрвакыт популяр, чөнки кайсыбер сорауга тиз арада җавап та алырга мөмкин. Халык сукбай этләр, юлларның начар булуы, уен автоматлары турында хәбәр итә. Иң күп сораулар, һәрвакыттагыча,...
    667
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 10:08
    Мәктәп+бакча
    17нче гомуми белем бирү мәктәбен «балалар бакчасы+мәктәп» итеп үзгәртергә ниятлиләр. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүм булды. Мәктәп, район башкарма комитеты җитәкчесе А.Тыгин белдергәнчә, әйбәт хәлдә. Ремонт эшләреннән соң, мәктәп бинасында балалар бакчасы төркемнәре дә ачарга мөмкин булачак.
    599
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 08:42
    Урыннарын алмашачаклар
    Норлатта «Ручеек» балалар бакчасы, капиталь ремонттан соң, авыл китапханәсе бинасына күчәргә җыена. Ә китапханә - балалар бакчасы бинасына. Болай алмашу элеккеге балалар бакчасы бинасының санитар таләпләргә туры килмәве белән аңлатыла. 1 сентябрьдән авыл балаларының яңартылган бакчага йөри башлавы ихтимал.
    623
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 07:27
    Игенчегә кояш елмайсын
    Көзге уҗымның бозылмыйча кышлавын күреп сөенгән игенчеләр, җиң сызганып язгы чәчүгә әзерләнә башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, хуҗалыкларда чәчү орлыклары җитәрлек күләмдә тупланган. Игенчеләр аларны агулау, җылыту - гомумән, чәчүгә тиешенчә әзерләү белән шөгыльләнәләр хәзер. Шулай ук, ашлама кайтартыла башлаган, бүгенге көндә һәр хуҗалыкта уртача 1...
    594
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 06:47
    Яшүсмер җинаятьчегә җәза
    Яшүсмерләр арасында классташларыннан янап, куркытып акча алу очраклары булып тора. Шундый бер фактны Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Елена Савельева хәбәр итә. Петров (фамилиясе үзгәртелеп бирелә) атлы яшүсмер иптәшләре белән бергә классташының, янап, акчасын алган, аны кыйнаган. Аның бу гамәле беленеп, хокук сакчыларын да «кызыксындырган». Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган...
    742
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 05:52
    Кыңгыр эш кырык елдан да беленә
    6 апрельдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнары оешуның 50 еллыгын билгеләде. Ике ел элек Васильевода һөҗүм ясау буенча ачылган җинаять эшенең икенче катнашучысы Краснодар краенда тоткарланды. Ул 2010 елда 80 яшьлек хатын яшәгән йортка кораллы һөҗүм ясаган җинаятьчеләрнең берсе -...
    751
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 05:17
    Кышлау уңышлы тәмамлана
    Терлекче өчен иң авыр сынау булган суык кыш артта калды дисәң дә ярый. Сөт җитештереп көн күрүче хуҗалыклар кышны югалтуларсыз чыкты. Кайбер хуҗалыклар савым сыерларын арттырдылар да әле. «Идиатуллина» фермер хуҗалыгы - 77 процентка, «Авангард» акционерлык җәмгыяте - 14 процентка, «Кв»-Агро ЗФ» акционерлык җәмгыяте 7 процентка күбрәк мал асрый хәзер....
    590
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 04:08
    Чирнең таралуына чик куелды
    Россиядә кош-корт арасында йогышлы чир (Птичий грипп) таралуын истә тотып, районда гадәттән тыш хәл буенча комиссия төзелде. Комиссия йогышлы чир таралуына чик кую эшләрен оештыру буенча өйрәнүләр уздырды. Өйрәнүләр Осиново бистәсендә урнашкан «Ак Барс кошчылык комплексы» ачык акционерлык җәмгыятендә үткәрелде. Әлеге мөһим чараны оештыруда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе,...
    614
    0
    0
Реклама