Әлеге операция барышында эзәрлекләнүче җинаятьчеләр белән берлектә хәбәрсез югалган гражданнар да эзләнде.
Яшел Үзәндә бу операциядә 169 полиция хезмәткәре катнашты, 7 җинаятьче тоткарланды (аларның дүртесе суд карарыннан соң җәзаны үтәтү учреждениесенә мөстәкыйль рәвештә килергә тиеш булган), туганнары белән элемтәне өзгән ике кеше табылды.